Кама таңнары
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иҗат
7 март 2021, 14:05

Гөлгә тиң сез, гүзәл затлар!

Хатын-кызларны охшатамынБакчадагы гөлләргә.Ир-ат әзер сезнең өченКүктән йолдыз чүпләргә.

Сын-буегызны тиңлим мин
Күл буе камышына,
«Сөям» дигән сүзегезне -
Тәвә кошы тавышына.
Кашларыгыз – кош канаты,
Сызылып киткән, кап-кара.
Бит очлары кызыл алма,
Күзләрнең нурын ала.
Күзләреңнең зәңгәрлеге –
Әйтерсең лә саф һава,
Сокланып аңа карасаң,
Йөрәккә утлар каба.
Мәңге яшәгез сез җирдә,
Дәртләндереп ир-атны.
Сезнең белән яшәү рәхәт,
Сезнең янда без канатлы.
Рәис НӘБИУЛЛИН
Читайте нас: