Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
8 март 2021, 11:35

Сигезенче март бүген

Бу көн бар галәмдә бәйрәм,Хатын-кызлар көне – 8 Март.Өйдә сихри моң яңгырый,Бар ир-егетләр аңа шат.

Ир-егетләр арып бетте,
Бүләк эзләп гүзәл затларга.
Күптән әзер алка, хушбуй -
Җаен таба алмый бирергә.
Бездән теләк, гүзәл затлар -
Зур тазалык, гаилә бәхете,
Яратсыннар сезне ир-егетләр,
Сөендерсен тормыш рәхәте.
Чибәр кызлар сөелсеннәр,
Яшь ханымнар бала үстерсен,
Сеңелләрем акыл заты булсын,
Нәнәемнәр хөрмәт кичерсен.
Хатын-кызлар, алар бит фәрештә,
Ир-атлардан мәңге сөелсен.
Пар канатлы булсын гомер юлы,
Шатлык, бәхет көн дә кичерсен.
Рәис НӘБИУЛЛИН
Читайте нас: