Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
15 март 2021, 14:59

Яз

Яз килә диеп сөенәбез,Эй ашкынып язны көтәбез,Язлар килә, ә без картаябыз,Гомер үткәнен дә сизмибез.

Яз көннәре бигрәк ямьле,
Кояш нурларын сибә,
Карлар эри, гөрләвекләр ага,
Шатландырып бала-чаганы.
Озакламый кошлар кайтыр,
Агачлар да яфрак ярырлар.
Сөенергә кирәк, ә мин моңсу,
Үтә диеп яшьлек елларым.
Яшьлек үтәр, картлык җитәр,
Сау-сәламәт кенә булыйк.
Сөендереп оныклар, балаларны,
Яшик әле ямьле язларда.
Рита ӘСЛӘМОВА
Читайте нас: