Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
21 март 2021, 14:10

Сагышларга ирек куймыйк

Тәүге карда синең ялгыз эзләр,Төнге күктә йолдызлар атышы.Ачы яшьтә нигә синең күзләр?Күңелеңне ач, түгелсен сагышы.

Сагышларга ирек куймыйк әле,
Бәхетле очрашулар бит алда.
Гомеребезнең сөеп яшәр мәле,
Ярга сугыла бит адашкан сал да.
Айлы төндә йолдызлар санап,
Йөрисең нигә моңаеп һаман?
Язмыш туймый безне сынап,
Очрашырбыз әле бер заман...
Йолдызлар яңгыры астында
Син чыгарсың каршы алырга,
Язмышлардан булмый ул узып,
Кайтам яныңа мәңгегә калырга.
Радик ӘХМӘТХАНОВ
Читайте нас: