Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүчеләр
10 февраль 2020, 16:00

ҖИҢҮ КӨНЕН БЕРЛИНДА КАРШЫЛЫЙ

Минем карт бабам Шәяхнур Габ­делтаирович Хәбибуллин 1918 елның 20 гыйнварында Яңа Хаҗи авылында крестьян гаиләсендә туа.

Унике яшеннән колхозда эшли ул. 1939 елның 14 октябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар. Совет-Фин чигендә 102нче чик буе отрядында хезмәт итә ул. Финнар белән сугыш башлана, ул 1940 елның 1 мартында бетә. Тик тиздән 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Шәяхнур Габдел­таирович хезмәт иткән часть 25 июньдә сугышка керә. Минем карт бабам Курск дугасында сугыша, Сталинградны, Польшаны яклый, Белоруссия фронтында сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көнен Берлинда каршылый.
Айгөл ХӘБИБУЛЛИНА. Куян авылы.
Читайте нас: