Тәрбиядә, кадер-хөрмәттә гомер итә. Үзе дә «егетләрски» әле: башы эшли, хәтере яхшы. Күрә, ишетә, укый. Хәтта авылда үткәрелгән чараларга йөри. Пөхтә, матур, акыллы бабай. Шаяртып та ала.
Бөек Ватан сугышы башланганда Гасим Гайсинга нибары 16 яшь була. Бөтен егетләр кебек үк, фронтка ашкына ул. Сугыш бетәр дә һәм фашист илбасарларына каршы сугышырга, батырлыгымны күрсәтергә өлгермәсмен, дип курка. Хәлне аның әтисен, алдынгы колхоз бригадирын, 1941 елда ялган чыгарылган эш буенча төрмәгә утыртылуы да катлауландыра. Гасимга “халык дошманы малае” дигән ярлык тагалар.
Аның яшьтәшләрен 1942 елда фронтка алалар. Ә Гасимны табибларга күренергә дә чакырмыйлар. Ул үзе теләп фронтка китәргә карар итә. Ниһаять, 1943 елның июнендә аны хезмәткә чакыралар. Уфа хәрби комиссарияты ушлы егетне командирлар әзерли торган мәктәпкә тәгаенли.
Сигез айдан соң яңа укып чыккан сержантларны Куйбышевка (хәзерге Самара) җибәрәләр. Анда аларны бүлекләргә бүләләр, Гасим Гайсин 153нче Смоленск дивизиясенең 563нче укчылар полкына билгеләнә.
Беренче тапкыр сугыш кырына ул 1944 елның 21 августында эләгә. Гасим Гайсин хезмәт иткән дивизияне Икенче Белоруссия фронты составында Минск шәһәрен азат итәргә озаталар.
Дошман хәтәр карыша. Әмма безнең гаскәрләр аны яхшы ныгытылган шәһәрдән куып чыгаруга ирешә.
- Минск өчен көрәшләрдә байтак иптәшләребезне югалттык. Отделениеләр генә түгел, тулы рота һәм батальоннар кырылды,- дип күз яшьләре белән искә ала ветеран ул көннәрне.
Көчләрне тулыландыргач, дивизия, белорус урманнары һәм сазлыклары буйлап өч көндә 200 чакрым узып, Польшага килә. Биредәге канкойгыч алышларда Гасим Гайсин каты яралана.
- Пехотада рядовойларга - винтовка һәм карабиннар, отделение командирларына автоматлар бирделәр. Менә шул автомат башыма җитә язды да инде, - дип шаярта Гасим Гайсинович.
Дошман снайперларына тәү чиратта командирларны үтерергә приказ бирелә. Күкрәгенә асып куелган автоматтан немец снайперы Гасим Гайсинның кем булуын ачыклый һәм башына төбәп ата. Ярый дошман пулясы, читләтеп, аның уң күзенә тия. Гродно шәһәренең кыр госпиталендә Гасим Гайсинның зарарланган күзен алалар һәм дәваланырга дип, Рязань шәһәренә озаталар. Хәрби эшелонда Рязаньга кадәр алар бер ай бара.
Дәваланганнан соң аны “стройга яраклы түгел” дип табалар һәм үзе кебек 30 кешедән торган взвод составында Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәренә җибәрәләр. Анда АКШтан китерелгән яңа техникалы база була. Техниканы яңадан комплектлап, Румыниягә озаталар. Шулай итеп, Җиңү көнен Гасим Гайсин Румыниядә каршылый.
Гитлер Германиясен җиңгәннән соң, Гасим Гайсинны Ерак Көнчыгышка япон самурайлары белән сугышырга җибәрәләр. Анда билгеләнгән фронт та, тыл да булмый, чөнки алар алдына иң катлаулы һәм иң куркыныч бурыч куела – бөтен Маньчжурия буйлап таралган самурайларны коралсызландырырга. Алар, Япония рәсми рәвештә капитуляцияләнгәч тә, бирешергә теләми.
Туган ягына Гасим 1947 еллар башында гына кайта. Ул сигез сыйныф укыган була, шунлыктан сугышка кадәр колхозда хисапчы булып эшли. Сугыштан соң аны авыл советына секретарь итеп куялар. Аннары колхозда кырчы, агроном, завхоз булып эшли ул.
Колхозларда эре комплекслы бригадалар оештыра башлагач, моңарчы белмәгән эшне Гасим Гайсиновичка җитәкләргә кушалар. Яңа Кабан комплекслы бригадасында ул елларда товарлыклы-сөтчелек, товарлыклы-дуңгызчылык һәм товарлыклы-кошчылык фермалары эшли. Терлекчелектә җитештерү кими башлагач, мөдирләрне алыштырырга карар итәләр. Әмма өч җитәкчене берьюлы каян алырга? Идарә утырышында колхоз рәисе бу эшне Гасим Гайсинга тапшырырга тәкъдим итә.
- Берүзе өч ферманы да тарталырмы? – дип шикләнә идарә әгъзаларының берсе.
- Гасим абзыйга берьюлы тугыз “камыт” кидереп була, ул барысын да тартачак! – дип ышаныч белән белдерә колхоз рәисе.
Гасим Гайсинның тормыш иптәше Шәргыя белән 65 ел гомер кичерүе турында әйтмәсәм, ветеран хакындагы язмам тулы булмас кебек. Алар йорт сала, өч ул һәм бер кыз үстерә. Олы уллары Гамил гомере буе БНПС трестының АТКсында кранчы булып эшли. Рамил озак еллар Карман ГРЭСында эшли. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы. Аның бүген арабызда булмавы бик кызганыч. Кече уллары Рәфитнең хезмәт стажы 42 ел. Ул – республиканың атказанган нефтьчесе. Кызлары Рәмилә – шәфкать туташы.
1980 елда Гасим Гайсинга пенсия язалар, әмма ялга чыгу турында ул уйламый да. Хатыны белән алар авыл җирендә мөһим эшкә – халыктан сөт җыюга алына.
Ул елларда авылда икешәр-өчәр сыер асраучылар була. Дәүләткә сөт тапшыру алар өчен ярыйсы гына табыш чыганагына әйләнә. Шуңа да сөт җыючыларның эше бик җаваплы була. Ирле-хатынлы Гайсиннар бу бурычларны 10 елдан артык бик яхшы үти.
Гасим Гайсинның тормыш юлы үрнәгендә шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин – әгәр кеше намуслы яши, куелган бурычларны үтәүгә җаваплы карый икән, аның тормышын бернинди “кара таплар” да боза алмый. Ул сугыштан да бүләкләр белән кайта. “Хәрби хезмәтләре өчен” («За боевые заслуги») медале аны сугыштан соң берничә дистә еллар үткәч эзләп таба. Аны тапшырыр өчен Гасим Гайсиновичны Мәскәүгә чакыралар. Ул чактагы Русия Президенты Дмитрий Медведев белән төшкән фотосын Гасим бабай истәлекле әйбер кебек кадерләп саклый.