Барлык яңалыклар
Җиңүчеләр
10 февраль 2020, 14:15

ТОТКЫНЛЫКТА ТУГАН ТУГАНЛЫК

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә. Сугыш ветераннарына олы ихтирам белән карадым һәм карыйм. Бәлки, бу әтием - Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Гәбдрәкип улы Фәметдиновтан кечкенәдән сугыш хатирәләрен ишетеп үскәнгәдер. Ә бәлки, безне мәктәптә укыткан укытучылар арасында сугыш ветераннары да булгангадыр. Шулай да мине иң нык дулкынландырганы - сугышта катнашкан хатын-кызлар язмышы.Бу язмам Югары Карыш авылы кызы, әтиемнең икетуганы - Җәннәтеләсма Солтангали кызы Нургалиева һәм Текән авылында туып үскән Нурания Хәйрулла кызы Зәйдуллина-Хәйруллина, аларның әсирлектә күргән михнәтләре, тоткынлыкта туган дуслыгы турында булыр.

Бөек Ватан сугышы, урта мәктәпне тәмамлап, яңа гына зур тормышка аяк баскан Җәннәтнең һәм туган колхозында хисапчы ярдәмчесе булып һәм комсорг-оештыручы булып эшләгән Нураниянең киләчәккә булган хыялларын чәлпәрәмә китерә.
1942 елның май аенда Башкортстаннан үз теләге белән сугышка китүчеләрне төягән махсус эшелон Сталинградка җибәрелә. Бу эшелонда өч меңнән артык хатын-кыз булып, шуларның 16сы Балтач районыннан һәм алар арасында бу язманың геройлары да була.
... Әле минем сабый бала чагым. Безгә ерактан кайткан кунак апа килде. Партия җыелышына киткән әтинең атына өчәүләп: әни, кунак апа, мин утырып, урманга юнәлдек. Дилбегә тоткан әнием арбаның бер ягына, кунак апа белән мин икенче ягына утырдык. Басу юлыннан барганда бөтен зәңгәр күк йөзен, бөтен кырларны кочып алырга теләгәндәй: “Әй матур да инде үзебезнең илләр, әй гүзәл дә инде үзебезнең илләр”, - дип сөйләнгән бу “серле апа”, урман яланына килеп туктагач, балалардай шатланып, мәтрүшкәләр, чәчәкләр җыйды, йөзе кояштай балкый, ә зәп-зәңгәр күзләре моңлы иде. Яшь булса да чәчләре ап-ак. Аңа карап бик аптырадым: нигә аның чәчләре ак, нигә ул башкалар кебек “Туган җирләр” дип түгел, ә “Туган илләр” дип сөйли. Бу сорауларга җавапны өйгә кайткач, әниемнән белдем. Җәннәт апа Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә улы Альберт белән яши икән. Сугышта әсирлеккә эләгеп, башка сыймаслык авыр михнәтләр күргән, үлем белән әллә ничә тапкыр күзгә-күз очрашып, исән-сау кайткан. Менә ни өчен үтә нечкә күңелле, мөлаем йөзле бу “серле апа”ның чәчләре ак икән.
Җәннәт апаның тоткынлыкта ниләр күрүен беләсе килү теләге еллар узгач та басылмады. Бөек Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үткән елда, аңа үземнең уемны белдердем. Бу юлы без аның белән Уфа шәһәрендә Җәннәт апаның бертуган апасы Ганисафа апа фатирында очраштык. Ул вакытта урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә имтиханнар тапшырып йөрим, ә ул Уфадан Ташкентка китәргә җыенган иде.
Җәйге җылы кич, офыкта кызарып кояш байый. Гомере буе туган авылын, Башкортстанын сагынып яшәгән Җәннәт апа шәфакъ кызыллыгына карап торды да, үкенечле тавыш белән:
- Юк шул, сеңлем, сөйли алмыйм. Миңа төнге сәгать икедә самолетта Ташкентка очарга кирәк, ә әсирлектә күргәннәремне искә төшерсәм, йөрәгем чыдамас. Тик син үпкәләмә, икенче кайтканда барысын да сөйләрмен,- диде. Без хушлаштык. Тик бу безнең иң соңгы-гомерлеккә хушлашуыбыз булган икән... Җәннәт апа башкача авылга кайта алмады, бер елдан вафат булды. Тик аның тоткынлыкта җәфа чиккәннәрен белү теләге мине ташламады. Җәннәт апа сугышта күргәннәре хакында “Истәлек дәфтәре” язган булган, сугыштан соң, әлбәттә. Улы Альберт абыемнан сорап алып мин ул язмалар белән таныштым.
“1942 елның 4 маенда сугышка киттем, - дип яза ул үзенең истәлекләрендә. - Әти үлгән иде инде. Өйдә әнием белән апам калды. Әнием мине каты кызганыч хәлдә озатты. Хушлашу минем өчен дә бик җиңел түгел иде”...
Сталинградка килеп җиткәч, Башкортстаннан килгән кызларны батальон, роталарга бүләләр. Җәннәт Нургалиева 43нче аерым хатын-кызлар батальонына эләгеп, аларны Морозовка - Скасырский юнәлешендә алып китәләр. Монда алар хәрби хезмәтне башлый. Аларның бурычы - дошман самолетларының төрен, курсын, биеклеген, тизлеген билгеләү һәм зенит орудиеләренә хәбәр итү. Хәрби укуларда шулай ук кызларны телефон аппаратын сүтеп җыярга, линиягә тоташтырырга, ату кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр. Кызлар землянкаларда яши башлый.
“1942 елның 14 июле, - дип яза Җәннәт апа үзенең истәлекләрендә, - уң аягым бик нык шеште, мине ноктадан санитар постлар урнашкан взводка җибәрделәр, монда миңа кирәкле ярдәмне күрсәттеләр. Көтелмәгәндә боерык булды: чигенергә! Без чолганышта калганбыз икән”. Бу хәл Украинаның Константиновка авылы янында була. 200ләп кыз 3 көн, 3 төн җәяү чигенгәннән соң, аларны төркемнәргә бүләләр: җәяүлеләр, атлылар һәм машиналылар. Аягы шеш булгач, Җәннәт апаны машинага утырталар. Бу машинада взвод командиры, рота командиры, тагын берничә кыз, алар арасында Нурания Хәйруллина да була. Нурания апа юлда килгәндә үк температурасы бик нык күтәрелеп авырый башлый. Вагонда барганда тиф белән авыруын билгелиләр һәм Морозовский станциясендә төшереп калдыралар. Госпитальдә 3 атна дәваланганнан соң, фашистларның һөҗүм ясарга җыенганы билгеле булгач, аларга юлга чыгарга, чигенергә боерык бирелә. Фашист самолетларының һөҗүме бик көчле була: чигенүчеләрнең өстеннән туктаусыз самолетлар оча, бомбалар ява. Җәяү барганда Нурания апа контузия ала, тимер кыйпылчыгы күзенә кереп, күзен җәрәхәтли. Яраларын бәйләгәч, күзләре бөтенләй каплана һәм шуңа аны машинага утырталар. Райондаш кызларның бер машинага эләгүләре күңелләрен бераз күтәрсә дә, шатлык озакка бармый. Немец фашистлары юлга десант төшергән була, җәяүлеләр кача башлый, ә машинаны дошманнар шунда ук камап ала.
“Барыбызны да исән калдырдылар,- дип яза Җәннәт апа. – Үз машинабыз белән алып киттеләр. Бер километрлап баргач, җир өстендә меңләгән кеше күрдек. Бу - рус әсирләре иде. Бу 1942 елның 17 июлендә булды”.
Әйе, шушы 17 июль ике кыз язмышына иң каһәрле көн - әсирлеккә төшү көне булып килеп керә. Кәгазьгә язып бетмәслек, кеше ышанмаслык газаплы көннәр башлана. Ашау, эчү турында уйлап та булмый. Тоткыннар җәйнең озын, эссе көннәрдә бер тамчы су, бер кабым ризык күрми интегәләр. Меңәрләгән әсирне сафка тезеп Новочеркасск лагерена алып китәләр. Барганда күп югалтулар була. Берәр әсир үз йомышын үтәргә артта калса яки читкә чыкса, аны шунда ук аталар. “Бу лагерьны күрү белән исебез китте. Миллионлаган әсир, көтүдәге маллар кебек, аунап ята. Монда кычкырыш, елау, үлемнәр дәрьясы иде...” - дип яза Җәннәт апа.
Ростов, Таганрог лагерьларында тотканнан соң, әсирләрне Кривой Рог лагерена алып китәләр. Биредә аларны ярты ел тоталар. Кызлардан остаханәләрдә кием-салым тектерәләр, яматалар. Иңнәренә төшкән чиксез михнәтләрне кичергәндә Җәннәт апа белән Нурания апа бер-берсенә туганнардай тартыла, терәк була, бергә елыйлар, авылларын, туганнарын искә төшереп, үзләренә юаныч табалар. Озакламый хатын-кызларны гына җыеп, Ровно шәһәренә җибәрәләр. Ә аннан эшелонга төяп, Германиягә Равенсбрюк лагерена озаталар. Тәрәзәсез товар вагоннарында аягүрә тыгызлап тутырылган әсирләр 7 көн буе юлда бара. Табигый хаҗәтеңне үтәргә вагонга бер чиләк бирелә. Хаҗәтеңне үтәгәч, башка берәүгә кирәк булганчы, син ул чиләкне баскан килеш тотып барырга тиеш буласың...
Равенсбрюк концентрацион лагере - төрле илләрдә әсирлеккә төшеп, җыеп китерелгән хатын-кызлар лагере ул. Монда кызларның чәчләрен кырып алалар, тоткыннар киеме кидерәләр, беләкләренә номерлар тагалар. Бу лагерь хакында Җәннәт апа болай дип яза: “Лагерь 35 блоктан тора, һәр блокта 500-600 әсир. Лагерь начальнигына бар хокуклар бирелгән: ул тукмата, аттыра, крематорий миченә җибәрә ала. Крематорий лагерь белән тоташ. Әгәр берәр әсир авырып китсә, аны шунда ук крематорийга озаталар. Безнең монда түккән күз яшьләрен бергә җыйсаң - күл булыр иде”. Күзләре көннән-көн начарая барган Нурания апаның гомере кыл өстендә була. Бәхетенә, медицина хезмәткәрләре арасында Горький шәһәреннән әсирлеккә эләгеп тоткыннарның тазалыкларын тикшерергә кушылган табиб Мария Анисева була. (Немецларның үз табиблары җитмәгәндер күрәсең). “Синең күзләрең начарая баруын белеп, үтерергә боерык бирделәр. Кара сары белән чирләп үлгән хатынны синең урынга салырга туры килде”,- ди ул беләгендәге номерын теге хатынныкына алыштырып.
Тоткыннарга бу үлем тырнагыннан котылу булмас кебек тоела. Җәннәт апа өчен тагын иң авыры тагын шул була: туганлашып беткән Нураниясен Польшадагы үлем лагере - Освенцимга алып китәләр. Аның белән аерылу гомеренең иң авыр минутлары була. Алар елашып бәхилләшәләр. Бәлки, син кайта алырсың, - дип Нурания апа әти-әнисе, туганнарына хат язып Җәннәт апага бирә.
Сәгате, минуты белән үлем көтеп айлар, еллар үтә. Чиксез газапларга дучар ителгән Җәннәт апаны һәм башка әсирләрне совет солдатлары коткара.
“1945 елның 30 апрель көнендә безне фашист этләреннән үзебезнең данлыклы Кызыл Армиябез азат итте. Шул көннән без дә элеккечә ирекле кешеләр булып киттек”, - дип яза ул.
Унбиш көн ял иткәннән соң, Җәннәт апа хәрби частька урнаша, 1946 елның октябренә кадәр хезмәт итә. Монда рус егете Игнатьев Александр белән гаилә коралар. Улы туарга берничә ай калгач, авылга кайта. Авылда әнисе Бибихөснә 1944 елда ук үлгән була (ул кызының исән булуын да белмичә вафат була). Гаилә башлыгы булып калган өлкән абыйсы Җәннәт апаның язмышын үзенчә хәл итә дә куя - ирең безнең дин кешесе түгел, яңадан аның янына бармыйсың! Берничә елдан Арслан ак бабай гаиләсе белән Ташкентка күчеп китә һәм Җәннәт апаны улы Альберт белән үз янына яшәргә чакыра.
(Дәвамы бар).
Фирзәнә ӘСЛӘМОВА-ФӘМЕТДИНОВА, Куян авылы.
Читайте нас: