Кама таңнары
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүчеләр
10 февраль 2020, 15:15

ТОТКЫНЛЫКТА ТУГАН ТУГАНЛЫК (ДӘВАМЫ)

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә. Сугыш ветераннарына олы ихтирам белән карадым һәм карыйм. Бәлки, бу әтием - Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Гәбдрәкип улы Фәметдиновтан кечкенәдән сугыш хатирәләрен ишетеп үскәнгәдер. Ә бәлки, безне мәктәптә укыткан укытучылар арасында сугыш ветераннары да булгангадыр. Шулай да мине иң нык дулкынландырганы - сугышта катнашкан хатын-кызлар язмышы.Бу язмам Югары Карыш авылы кызы, әтиемнең икетуганы - Җәннәтеләсма Солтангали кызы Нургалиева һәм Текән авылында туып үскән Нурания Хәйрулла кызы Зәйдуллина-Хәйруллина, аларның әсирлектә күргән михнәтләре, тоткынлыкта туган дуслыгы турында булыр.

Җәннәт апаның “Истәлек дәфтәр”ен укыгач, үзенең якын туганыдай дус күргән Нурания Хәйрулла кызы белән очрашу турында хыялландым. Аны күреп сөйләшү бәхете бер генә тапкыр тиде. 1987 елның җәендә районның Яңа Яхшый авылы янында урнашкан “Алтын башак” пионер лагеренда өлкән пионервожатый булым эшләдем. Лагерь ачу тантанасына без Нурания апаны пионерлар белән очрашуга чакырдык. Лагерь ачу тантанасы иртән буласы, шуңа Нурания апаны кичтән үк алып килдек. Без аның белән икәүдән-икәү төн буе диярлек сөйләшеп утырдык. Бик дулкынландыргыч очрашу булды бу минем өчен. Җәннәт апага бирергә өлгермәгән үземне күптән борчыган сорауларны бирдем. “Машинага утырып чигенү безне әсирлеккә төшерде дә инде, - диде ул, язмышының кара көнен искә алып. - Җәннәтнең аягы шеш, ә мин тиф авыруыннан терелеп бетмәгән идем. (Җитмәсә, күзенә тимер ярчыгы кереп, күзләре шешкән була). Авыру булмасак, җәяүлеләр төркемендә чигенгән булыр идек. Җәяүле куак арасына кереп яшеренеп кала ала бит. Ә юлдагы машинаны шунда ук күреп алдылар”.
Күпме михнәтләрне бергә кичереп, бер-берсенең күңелен юатып, туганлашып өлгергән Җәннәт апа белән аерылышуны Нурания апа да бик авыр кичергән.
- Равенсбрюк лагеренда сәламәтлеге ныклы хатын-кызларны алып калдылар. Ә минем күзләрем шеш иде. Шуңа да мине үлем лагерена озаттылар. Җәннәт белән аерылышу бик авыр булды. Әти-әниләргә бәхилләшү хаты язып, аңа тапшырдым. “Әти-әни, бәхил булыгыз, мине үлем лагерена алып киттеләр”,- диелгән иде анда. Исән калырымны күз алдына да китерә алмадым ул чакта.
Каян исән калуыңны күз алдына китерәсең: исеме үк күңелгә шом сала - “үлем лагере”. Польшадагы Освенцим концлагере - фашистлар төзегән башка “үлем фабрикалары”ннан мәйданының зурлыгы һәм халык телендә “иблис мичләре” дип аталган крематорийларның күплеге белән аерылып тора. Монда меңләгән әсирләрне крематорий мичләрендә яндыралар, аларны җәзалыйлар, җәфалыйлар. Әсирләр белән башка сыймаслык медицина экспериментлары үткәрәләр. 1940-1945 елларда Освенцим лагеренда 2,5 миллион әсир һәлак була. Монда әсирләрнең номерлары татуировка итеп беләкләренә языла. Нурания апаның номеры 77997 була. Мондагы җәһәннәмне үткән кешеләр – чын геройлар. Бу лагерьда Нурания апаның күзләре ныграк начарая. Әсирләрнең саулыгын тикшергән табиб аның беләгендәге номерын язып ала. Үлемгә дучар ителүчеләр исемлегенә эләккәнен аңлый Нурания апа. Ләкин аның гомеркәе бетмәгән икән: бу исемлекне төзегән табибны ашыгыч рәвештә Берлинга чакыртып алалар. Совет Армиясе якыная дигән хәбәрләр ишетелә.
“Үзләренә кысыклык килә башлагач, фашистлар тоткыннарны блоклап-блоклап ата башлады, - дип сөйләде Нурания апа. - Ул мәшхәрне сөйләп кенә бетерерлек түгел, кешеләр төрле телдә соңгы сүзләрен кычкыра, ялвара. Безгә болар барысы да стена аша ишетелеп тора. Хәзер-хәзер безне алырга киләчәкләр, дип көтәбез. Күңелемнән әти-әни, туганнар белән бәхилләштем. Бер сәгать үтте - килүче юк, ике-өч сәгать үтте, кич булды - килүче юк. Шулай өч көн көттек. Соңыннан фашистларның үзләре кача башлавын белдек һәм кем кайда булдыра ала, яшерендек. Тезелеп киткән бәдрәф биналарының аскы ягында киемнәрне салып кулга тоткан килеш тез тиңентен нәҗестә көн буе басып торабыз. Төнлә чыгып ашамлык калдыклары түгелгән урыннан ризык эзлибез. Бәрәңге кабыгы кебегрәк әйбер тапсак, ялап кына торабыз, берьюлы ашамыйбыз. Шулай ризык эзләп төнлә чыкканда, сакчы безне шәйләп алды һәм безне лагерь капкасыннан чыгарып атарга тиешләр иде. Лагерь капкасы 24 сәгатьтә автоматик рәвештә ябыла, миңа берничә кеше калгач, капка ябылды. Чыга алмый калганнарны баракларга тараттылар. Караңгылыктан файдаланып, тагын бәдрәфкә качтым. Минутларны саный-саный качып яшәү 2 айга сузылган. Үлем тырнагыннан безне Совет солдатлары коткарды”.
Әйе 1945 нче елның 27 гыйнварында Совет Армиясе азат иткән Освенцим концлагере әсирләре арасында Нурания Хайруллина да була.
Сәламәтлеге начар булу сәбәпле аңа кайтырга рөхсәт бирәләр.
“Уфадан 8 көн кайттым, - дип хәтерләде ул, - күбесен җәяүләп. Кайтышлый Югары Карышка - Җәннәтләргә кердем. Әнисе үлгән иде инде”... Җәннәт исән булырга тиеш, Германиядә бергә булдык”, - дигәч, ике апасы аптырабрак калды. Тире һәм сөяктән генә торган хәлсез бу кеше дөрес сөйли микән дигәннәрдер ахры. Шулчак ишектән песи өйгә килеп керде. “Әй, бу бохар песие әле дә исән икән, Җәннәт аның турында гел сөйли иде”,- дигәч, шатлыкларыннан нишләргә белмәделәр: мунча яктылар, хөрмәтләп кунак иттеләр. Икенче көнне туган авылыма кайтып киттем. Иң авыры, теге үзем язган бәхилләшү хатын үзем алып укыгач булды. Җәннәт иреккә чыккач, ул хатны почта аша җибәргән һәм мин аны үзем алдым. Укыгач, аңымны югалтканмын.
Иртәнгесен Нурания апа пионер лагеренда ял итүче балаларга үзенең әсирлектә күргәннәрен сөйләде, беләгендәге номерын күрсәтте. Балалар аның чыгышын йотлыгып тыңлады. Бу очрашудан Нурания апа үзе дә бик канәгать булып китте. Чөнки Җәннәт апа белән алар сугыштан соң да араларын өзмәгән. Нурания апа үзенең балалык дусты Шәйхәттәргә кияүгә чыгып, туган авылында, Җәннәт апа Ташкентта яшәсәләр дә, аралашып, хатлашып, кайгы-шатлыкларын уртаклашып торганнар. Җәннәт апаның үлемен ул якын туганын югалту кебек кабул иткән. “Җәннәтне күргәндәй булдым, күзләрең аны хәтерләтә”, - диде ул хушлашканда аркамнан сөеп. Минем өчен дә күңелемдә мәңге җуелмаслык хатирәләр калдырган бердәнбер очрашу булды бу. Сугыш Җәннәт апаның да, Нурания апаның да яшьлекләрен урлаган, хыялларын чәлпәрәмә китергән. Илебез азатлыгы өчен Җәннәт апа - 654 көн, Нурания апа 561 көн яшь гомеркәйләрен әсирлектә үткәргән. Бу көннәр ачлык һәм газап, бәгырьне кимерә торган билгесезлек, ташны эретерлек кайнар күз яшьләре белән узган. Иңнәренә төшкән авырлыклардан алар сыгылмаган. Көчле рухлы, тормышны яратучы бу кызларга Туган илне сөю, якыннарыңны ярату, сагыну, иң мөһиме - тыйнаклык, сабырлык һәм дуслыкның кадерен белү, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!
Фирзәнә ӘСЛӘМОВА-ФӘМЕТДИНОВА, Куян авылы.
Читайте нас: