Александр Харитоновны армиягә 1940 елда алалар һәм разведчиклар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул аны тиз арада лейтенант званиесендә тәмамлый, чөнки фронтка өйрәтелгән сугышчылар кирәк була. Ул чакта шартлаулы җайланмалар буенча белгеч, радист, снайпер һәм башка белгечләр составында – барлыгы 30 сугышчы – разведчиклар төркеме оеша.
Лейтенант Харитоновның төркеме Смоленскига таба юнәлә, шунда һавадан күзәтү, хәбәр итү һәм элемтә гаскәрләре оештырыла. Харитоновның төркеме һаваны тәүлек әйләнәсенә күзәтеп тора. Кизү торуларының берсендә немец бомбардировщикларының чираттагы тапкыр Мәскәүгә таба юнәлүе турында хәбәр итәләр дә инде. Шушы белешмә нәтиҗәсендә башкаланың һава оборонасы тиз арада дошман сомолетларына һөҗүм итә, зенитчылар дошманга үтеп керергә ирек бирми.
1942 елда дошман көчләре Смоленск шәһәренә кадәр куыла. Калинин урманнарында калган фашист төркемнәрен юк итәргә дип Александр Харитоновның төркеме җибәрелә. Заданиене уңышлы үтәгәне өчен подразделениенең личный составы дәүләт наградасына тәкъдим ителә.
Соңрак 50 сугышчыны берләштергән төркем үзен Сталинград сугышында күрсәтә. Төркем көтмәгәндә һөҗүм итүе, җитезлеге белән алдыра. Мәсәлән, һөҗүм итү позициясен ала һәм Кызыл Армиянең төп көчләре килгәнче чигенми тора. Сулыкларны кичкәндә дә шул тактика белән эш итәләр – күренми генә дошман позициясенә чыгалар һәм көтмәгәндә һөҗүм итәләр.
Разведчиклар төркеме Смоленск, Минск шәһәрләрен, Белоруссия, Литва территорияләрен азат итүдә катнаша. Кенигсберг өчен сугышканда төркем командиры Александр Харитонов каты яралана – Мәскәү госпиталендә табиблар аның гомерен саклап кала, ләкин аягын тезенә кадәр кисәргә туры килә. 1944 елның көзендә өлкән лейтенант А.Харитонов туган ягына кайта, биредә аны хатыны Александра Макарова көтеп тора.
Александр Харитонов сугыш беткәч берничә бүләк ала – хәрби наградалары да кайтып җитә. Тыныч тормышта да уңышлы эшли ул, ләкин яралары тынгылык бирми. Хәрби разведчик 1961 елда мәрхүм була.