Гатуф Исхаков 1925 елда Бачкыйтауда туа. Бөек Октябрь социалистик революциясе һәм Гражданнар сугышыннан соң илдәге рухи һәм икътисади күтәрелеш чоры була ул. Совет власте крестьянга җир бирә һәм анда эшләү өчен уңайлы мөмкинлекләр тудыра. Күп гаиләләр, аеруча хезмәт сөючеләр, ул мөмкинлекләрдән оста файдаланып, үз хуҗалыкларын ныгытып һәм киңәйтеп өлгерәләр. Алар арасында Хөснимәрдан Исхаковның ишле гаиләсе дә була.
Ләкин илдә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү башлана. Акчага кызыгып җир участокларын сатып бетергән ярлы-ябага коммуналарга берләшә һәм хәллерәк крестьяннарның җирен, авыл хуҗалыгы машиналарын, малларын күмәк хуҗалыкка тартып алуны таләп итә башлый.
Әлбәттә, беркем дә хәләл көчен салып җыйган малын кемнәргәдер чыгарып тоттырырга ашыкмый. Шуннан соң хәлле крестьяннарны кулак ясап, сөргенгә озату башлана. Хөснимәрдан Исхаковның гаиләсен дә йортыннан куып чыгарып, ерак Себергә озаталар.
Туган җиреннән сөрелгәннәрне Себер тайгасына куып китерәләр. Ә андагы баракларның ни ишеге, ни тәрәзәсе юк. Халык күпләп кырыла башлагач, бер төркем яшьләр сөргеннән качарга карар итә. Хөснимәрданның өлкән балалары Мөхәммәттәкый белән Сабира да аларга иярә һәм шулай үлемнән котыла. Язга кадәр, тугыз яшьлек Гөлшәкәр белән җиде яшьлек Гатуфны тома ятим калдырып, Хөснимәрдан белән хатыны да вафат булалар. Ятимнәрне балалар йортына урнаштыралар."Балалар йортында безне яхшы ашаттылар, киендерделәр. Мин анда өч сыйныфны тәмамлап өлгердем", - дип искә ала Гатуф агай. Ләкин мондый бәхет озакка бармый. Балаларны поездга утыртып туган якларына озаталар.
Бачкыйтаудан балаларны Пермь өлкәсендә урнашкан Мөхәммәттәкый абыйлары кайтып ала. 1939 елда фин сугышы башлана. Мөхәммәтәкыйны фронтка алалар. Җиңгәсе бик кага башлагач, Гатуф авылга кайтып китә.
Бөек Ватан сугышы башланганда Гатуф 16 яшьтә була. Барлык ирләрне фронтка алалар. Шунлыктан бар урында да эшче көчләргә кытлык туа. Гатуф Татарстанның Актаныш элеваторына эшкә урнаша.
1943 елда 18 яшьлек Гатуфны фронтка алалар. Ул НКВД гаскәрләрендә хезмәт итә. Бик күп булмаса да, сугыш елларында дезертирлык очраклары очрап тора. Андый хәл хәзерге Украина территориясендә аеруча күп була. Дезертирларга каршы көрәш белән нәкъ НКВД гаскәрләре шөгыльләнә.
- Фронтта кайда дошман, кайда үзебезнекеләр икәнен анык беләсең. Ә дезертир янәшәдә яшәп, көтмәгәндә аркаңа пычак кадавы ихтимал. Шуның өчен бездән аеруча игътибарлы, һәрвакыт уяу булу таләп ителә иде, - дип истәлекләре белән уртаклашуын дәвам итә ветеран.
Ләкин хәрби хезмәтне сайлап алу мөмкинлеге юк. Туган ил нәрсә йөкләтсә, шуны башкарырга бурычлысың. Гатуф Исхаковның авыл егете булуын исәпкә алып, кинолог итеп билгелиләр. Шуңа үзен генә түгел, этен дә хәстәрләргә туры килә.
Җиңү көнен Гатуф Хөснимәрданович Берлин янында каршылый. Ләкин НКВД гаскәрләре өчен сугыш тәмамланмый. Гитлерчыларның фашистик пропаганда белән агуланган аерым төркемнәре безнең гаскәрләргә бирелүдән баш тарта. Алар белән сугыш тәмамланганнан соң да озак кына алышырга туры килә. Шуның өчен Гатуф Исхаковка туган якка кайту бәхете 1950 елда гына елмая.
- Гатуф 1949 елда кыска вакытлы ялга кайткан иде, - дип сүзгә кушыла Язилә апа. – Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Гашыйк булмау мөмкин дә түгел иде. Килешле хәрби киемдә, күкрәге тулы орден-медальләр... Өстәвенә, бик матур бии дә иде.
Исхаковлар менә 65 елдан артык тату гомер итә. "Кияүгә чыккач мин Ходайдан безгә ике ул һәм ике кыз бирүен сорадым",- ди Язилә апа. Ни гаҗәп, Исхаковлар гаиләсендә чыннан да дүрт бала: Ринат белән Рифкать һәм Тәнзилә белән Илмира туган. Барысының да аралары икешәр яшь. Әти-әниләре үрнәгендә алар барсы да эшсөяр, булдыклы кешеләр булып үскәннәр. Тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, бәхетле дәү әти белән дәү әнигә сигез онык бүләк иткәннәр. Бу исемлеккә унбиш турунны да өстәргә кирәк. Менә нинди бай алар – Гатуф һәм Язилә Исхаковлар!
Күптән түгел Гатуф Хөснимәрданович 95 яшьлек юбилеен билгеләде. Аңа ныклы сәламәтлек һәм якыннары ихтирамында озын гомер кичерүен телибез.