Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүчеләр
17 февраль 2020, 13:55

ХАТЫН-КЫЗЛАР «ТИМЕР АТНЫ» ИЯРЛӘГӘН

Сугышның беренче көннәреннән үк эшкә яраклы бар халык бар көчен сугыш чоры шартларына күчүгә сала. Хезмәткә яраклы ир-атлар, булган бөтен техника, атларның бик күбесе фронтка озатыла.

Тылдагы бөтен авырлык хатын-кызлар, үсмерләр һәм карт-коры җилкәсенә төшә. Хатын-кызларга авыл советларын, колхоз идарәләрен җитәкләргә, брига­дир, тракторчы булып, урман, торф әзерләүдә эшләргә туры килә. Якшәмбе өмәләре, эш сәгатеннән тыш башкарылган эш, шәхси өлеш ярдәмендә авиаэскадри­лья һәм танк колоннасы төзелешенә акча җыю оештырыла. Бөтен илне киендерәләр һәм ашаталар.
Алар арба, чанага ат урынына җигелә, басу буйлап сабан сөйри. Фронтны һәм илне туйдырыр өчен алар басу һәм фермаларда эшли.
1942 ел башында район җир бүлегендә зоо­техник һәм агрономик хезмәтләрнең хисап аппаратын, тракторчылар әзерләү буенча курслар оештырыла.
Кәчәү һәм Яңа Янъегет МТС тракторчылары биремнәрне еш кына 100 процентка һәм аннан да арттырып үти.
Марина Журомскас
Читайте нас: