Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүчеләр
18 февраль 2020, 13:05

ЭЛЕМТӘЧЕ СӘЛИМӘ

Хатын-кыз һәм сугыш – бу ике сүзне янәшә кую да авыр, чөнки сугыш үзе белән үлем алып килә, ә хатын-кыз тормыш бүләк итәргә туган. Шулай булуга карамастан, Ватанны фашистлардан сакларга кирәк булгач, хатын-кызларның күбесе кулларына корал ала.

Сәлимә Әюп кызы Маннапова сугышка алуларын сорап 1941 ел азагында гариза яза. Башта ул Свердловскида элемтәчеләр курсында укый. Өч айдан соң фронтка җибәрәләр. Ленинград фронтына эләгә ул.
“Коммутатор зур булмаган землянкада урнашкан, без анда чиратлап кизү тордык, нигездә төнлә шылтыраталар иде, көндез эш азрак булды. Тәртип бик каты иде: аз гына җавап бирми торсаң, командир шундук гауптвахта белән куркыта иде. Шул ук вакытта занятиеләр дә барды. Винтовкадан атарга өйрәндек, - дип искә ала Сәлимә апа. - Бер елга якын Ленинград янында булганнан соң безне Орел-Курск юнәлешенә күчерделәр. Аннары Беренче Белоруссия фронты составында Белоруссиягә җибәрделәр. Польшада, Германиядә булдык. Бу илләр андагы халыкның бай тормышы белән истә калды. Без, элемтәчеләр, сугышның тәмамлануы турында беренче булып ишеттек. Ничек шатланганны белсәгез! Мин туган ягыма исән-сау әйләнеп кайттым. Хәзер күп нәрсәләр онытылып бара, әмма шуны әйтәсем килә: сугыш күрергә язмасын!”
Ирина Вәлиева (кыскартып алынды. Тулы язма “Кама таңнары” гәзитенең 2010 елдагы 7 майдан 53-54нче саннарында).
Читайте нас: