- Истәлекле юбилейга да санаулы гына көннәр кала, Рамазан Саматович. Никтер моңсу булып китте: элек 9 Майда ветераннар тезелеп утыра торганнар иде, хәзер санаулы гына алар. Бер көн килеп, без ветераннарны күреп, ишетеп белә идек, дип, безгә сөйләргә калыр инде.
- Нишлисең, кызым, гомерне туктатып торып булмый. Кирәкми дә. Безнең Яңа Актанышбаш авылыннан сугышка 253 кеше китте, шуларның 101е яу кырында ятып калды. Кайтучылар арасында орденлы 10 фронтовигыбыз бар иде, хәзер инде барлыгы 6 сугыш ветераны торып калдык. Булган кадәр истәлекләрне калдырырга тырышабыз...
- Сез, юньләп урысча да белмәгән авыл малае, ничек очучы-истребитель булып китә алдыгыз?
- Мин сугышка кадәр үк армиягә алынган идем. Нәкъ шул чорларда Сталинның “яшьләрне аэроклубларга җәлеп итәргә” дигән приказы чыкты. Мөгаен, сугыш җилләре исә башлагач, шундый карарга килгән булганнардыр. Мин менә шушы шаукымга эләктем... 1941 елның августыннан сугышка кереп, очучы-инструктор, очучы-истретибель булып хезмәт иттем...
- Шунысы йөрәкне әрнетә, сугыш турында төрле уйдырмалар гына язып калмыйча, гитлерчылар ягында сугышып йөргәннәрне герой итеп күрсәтүче илләр бар.
- Мин сугышны Балтыйк буенда тәмамладым. Балтыйк буе илләрендә совет армиясенә караш начар иде, алар бит күбрәк немецларга хезмәт күрсәткәннәр. Агитация дә көчле барган. Мәсәлән, башкортлар кеше ашый торган халык, дигән уйдырма тараткан булганнар...
- Шундый кыямәттән исән калып, сугыштан кайтучылар иң бәхетле кешеләр булгандыр.
- Сугыш тәмамлангач та кайтып китү булмады әле ул. Башта безне резервта тоттылар. Аннары Мәскәүгә кайтардылар. Әй, ул Мәскәү – юньле авыл да аннан төзегрәк иде: чокылган, пычрак. Кызганыч күренеш иде. Биредә мавзолейга кердек. Безне парадка да алганнар иде, әмма минем бәхет шундыйдан – без запаста тордык, парад вакытында ул-бу булса, һавага күтәрелергә әзер идек...
...Шунысы аяныч, сугыш турында тегеннән-моннан ишеткәнне сөйләүчеләр күбәйде. Гитлер җиңсә, яхшырак яшәр идек диючеләр бар хәтта. Ул җиңсә, аларның кирәкләрен бирә иде. Таш кисүдән кайтмый иде алар.
Сугыш күп корбаннар китергән, куркыныч нәрсә, аның серләре әле дә ачылып бетмәгән. Әмма ни генә сөйләсәләр дә, сөйләмәсәләр дә - без җиңдек.