Әхмәй Мазмаев Яңа Актанышбаш авылында туа. Сугыш башланыр алдыннан ул Бөре медучилищесын тәмамлый һәм фельдшер белгечлеген ала. Сугыш башлангач, аны сыйныфташы Рамазан Саматов белән үз чорының алга киткән егетләре буларак, Яңавыл ДОСААФының аэроклубына җибәрәләр. Алты айлык курслардан соң, икесен дә Качин хәрби авиация училищесына юллыйлар. Алга китеп шуны әйтәм, Рамазан Саматов соңыннан лётчик-истребитель була, Сталинград сугышында катнаша һәм каты яраланып, туган илебезгә кайта.
Әхмәй Мазмаевка очарга туры килми: дефицит медицина белеме барлыгын белеп, аны авиация полкына медицина хезмәткәре итеп куялар. 1942 елдан башлап хәрби фельдшер булып ул I Украина, II Белоруссия фронтлары составында ярты илне һәм ярты Европаны уза. Сугыштан соң тагын бер ел Польшада хезмәт итә. Авылга кайткач, аңа шунда ук Яңа Моштыда фельдшер-акушерлык пункты ачарга кушалар. Анда ул, яңабаштан эш башлап, кешеләрне 1952 елга кадәр дәвалый. Аннары аны Шушнур ФАПына күчерәләр, анда ул 40 ел эшли.
Әхмәй ага турында безнең якларда риваятьләр йөри. Шул елларда ул тирә-яктагы “иң зур духтырдан” саналды. Югары белеме булмаса да, дөрес итеп диагнозын куйды, дәвалады.
Әхмәтдин аганы миңа да чакыртканнары булды. Аның УЗИе да, кулында фонендоскопы да юк иде. Пневмония һәм бронхитны колагын чирле кешенең күкрәгенә куеп тыңлап карап кына билгели иде. Үз эшен төгәл белде ул.
Җил димәде, яңгыр-кар димәде, бүген ял көне яисә эшем бар диюне белмәде, һәрчак кешеләргә ярдәмгә ашыкты. Шуңа күрә халыкта зур абруй казанды.
- Сугыш турында әтиебез сөйләмәде дә диярлек. Сорашмаганыбыз өчен кыен хәзер. Әмма Сталинның портреты өйдә стенада гел эленеп торды. Аның турында начар сүзләр йөри башлагач, без, малайлар, аның портретын алып куйдык. Анда әти безне нык орышты. “Мин аның өчен сугыштым! Мин исән чакта ул эленеп торачак!” – диде ул, - дип искә ала Әхмәй аганың уллары.
Кече Мазмаевлар да барысы да сайлап куйган кебек матурлар, акыллылар. Алар барысы да Шушнур мәктәбен тәмамлады, кирәкле һөнәрләр алды, үз гаиләләренә терәк булды. Һәм барысы да армиягә барды! Бер сүз белән әйткәндә, чын ир-атлар!
Менә шундый алар – Мазмаевлар. Әтиләре дә Туган ил алдындагы бурычын үтәгән, сугыш елларында һәм тыныч тормышта кеше гомерләрен саклаган. Уллары да әтиләренең йөзенә кызыллык китермәде: Ватанны сакладылар, илебез хакына намуслы һәм тырыш хезмәт юлы үттеләр. Шундый гаиләләр ярдәме белән илебез фашизмны җиңә дә инде. Бүген дә илебез шуларга таяна.