Хәйрулла Габидулла улы Габидуллин әниемнең әтисенең әтисе булып чыга. Ул 1910нчы елны Краснокама районы Яңа Бөртек авылында туа. Гаиләдә биш бала була алар: Гөлшәһидә, Гөлмайра, Маһигөл, Гыйльмулла һәм Хәйрулла. Әнием сөйләвенчә (ә аңа картыйсы сөйләгән), бишесе дә уңган, эшсөяр булганнар.
Егерме биш яшендә ерак бабам ерак әбием Хөмәйрәгә өйләнә. 1936нчы елны әниемнең әтисе Фәвәдис дөньяга аваз сала. 1939 нчы елны кызлары Рәсибә туа. Рәсибә апага бер яшьтә тулмаган була әле, ерак бабамны фин сугышына алалар. Фин сугышыннан Волхов фронтына җибәрәләр. Белүебезчә, бу фронтта герой-шагыйрь Муса Җәлил дә сугышкан.
Ике ел дәвамында ерак әбием ерак бабамнан хатлар алып тора. Бабам хатларны шигъри юлларга тезеп яза.
Утырдымкай көймәләрнең төбенә,
Карадым сукайларның төбенә,
Су төпкәйләрендә һич кара юк,
Хак язганны күрми дә чара юк.
194нче елның ахырында ерак әбием бабам турында “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр ала.
Былтыр февраль аенда мин Казан шәһәрендә узган Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашып, икенче урын алдым. Бу бәйгедә, әлбәттә, миңа һич сынатырга ярамый иде. Минем ерак бабам Советлар Союзы герое Муса Җәлил белән бер фронтта илебез азатлыгы өчен сугышкан бит!
Ерак бабамның фотосурәтен еш кулыма алам.Аның орден-медальләре юк,әмма ул-минем өчен чын герой! Мин ерак бабам белән чиксез горурланам. Ул безгә тыныч тормыш бүләк иткән бит. Онтырга хакыбыз юк безнең ерак бабам кебек яу кырында ятып калганнарны!
Болары - бабамның хатлары.