Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җиңүчеләр
13 октябрь 2020, 13:05

“Дошманны үткәрмәячәкбез!”

Якташыбыз Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләймановның тууына 100 ел.

Шәриф Сөләйман улы 1920 елда Яңа Каенлык авылында гади крестьян гаиләсендә туа. 12 яшендә ятим калган малай туганнарында тәрбияләнә. Ничек кенә авыр булса да, ул белемгә омтыла. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач Уфа финанс-икътисад техникумына керә.
1937 елда яшь белгечне Чакмагыш финанс идарәсенә инспектор итеп эшкә юллыйлар. Ике елдан соң егетне Кызыл Армия сафларына хезмәткә алалар.
Хезмәт еллары озакка сузыла аның, чөнки 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Шәриф фронтка китә һәм Көнбатыш, Брянск һәм 1нче Белоруссия фронтлары составында бөтен сугышны үтә.

Советлар Союзы Герое исеменнән тыш, Шәриф Сөләйманов Ленин, Сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән дә бүләкләнә. Алга таба аның дәүләт бүләкләре һәм исемнә­ре күп була.
Тыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен Шәриф Сөләй­манов Ленин, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Үзен талантлы икътисадчы, күренекле җәмәгать эшлеклесе итеп таныта. Лаеклы ялга чыккач та ул кул кушырып утырмый, соңгы көннәргә кадәр Республика балалар фондының алыштыргысыз рәисе булып эшли. Финанс эшен оештырудагы казанышлары өчен Шәриф Сөләймановка “РСФСР­­ның атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелә.

Шәриф Сөләйма­нов 1994 елның февралендә вафат була.

Яңа Каенлык Герой улы белән горурлана. Шәриф Сө­ләйман улы үзе яшәгән чорда ук авылда аның йорт-музее ачыла, йорт каршында ул үз куллары белән зәңгәр чыршылар утырта, истәлекле экспонатлар бүләк итә. Авыл мәктәбе аның исемен йөртә, туган авылында һәм район үзәге Николо-Березовкада данлыклы якташыбызның бюсты урнаштырылган.
Фото: https://vk.com/fqlfh61
Читайте нас: