Кама таңнары
-1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
икътисад
7 февраль 2019, 16:27

Товарларны азрак озатканбыз

2018 елга районның социаль-икътисади үсешенә йомгаклар ясалды.

Барысы 3 млрд 336 млн сумлык товар төяп озатылган, хезмәтләр күрсәтелгән, бу 2017 ел күрсәткеченә 83,2% тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча республика рейтингында район 25нче урында тора. Шулардан сәнәгать продукциясе 1,8 млрд сумга җитештерелгән, физик күләм индексы 70,3% тәшкил иткән. Кимү файдалы казылмаларны планлаштырылган күләмнән 93,8% чыгару исәбенә күзәтелгән, узган чорга карата бу - 85,6%. Ә менә предприятиеләрнең барысының да табышка эшләве сөенечле, зыянга эшләүчеләр юк.
Районда барлыгы 5907 эш кешесе исәпләнә. Аларның уртача айлык хезмәт хакы - 35163 сум, бу 2017 ел белән чагыштырганда 10%ка артыграк. Иң күп еллык артым сәламәтлек саклау өлкәсендә - 21,4%, биредә уртача хезмәт хакы 31524 сумга җиткән, табибларның уртача кереме 50 мең сумнан артып киткән. Мәгарифтә уртача хезмәт хакы 28830 сум (укытучыларныкы - 31579 сум, тәрбиячеләрнеке - 29459 сум, өстәмә белем бирү педагогларыныкы - 28546 сум). Мәдәнияттә уртача 22423 сум алалар, һәм бу максатлы күрсәткечләрдән 103,7% тәшкил итә. «Автомобильләр ремонтлау, сәүдә» категориясендә уртача айлык хезмәт хакы 25777 сумга җиткән. Болар - уртача хезмәт хакында 2017 елга карата арту күзәтелгән тармаклар. Ә менә авыл, урман, балык хуҗалыкларында кимү күзәтелә – аларда уртача хезмәт хакы 16524 сум (97,7%), нефть чыгаруда да хезмәт хакы «минус» белән – 43794 (97%). Әмма тулы елга саннарның үзгәрүе ихтимал, чөнки хезмәт хакы буенча саннар әлегә 11 айга алынган.
Эшсезләр 2018 ел азагына 169 кеше булган, бу 2017 ел ахыры белән чагыштырганда ике кешегә азрак, эшсезлек дрәҗәсе үзгәрешсез калган, ягъни 1,17%. Шунысын әйтергә кирәк, эшсезлек дәрәҗәсе буенча район республикада 52нче урынны алып тора - рейтингның азагында диярлек.
2018 елда 148 йорт салынган, 2017 ел белән чагыштыргында 15кә азрак. Әмма «квадратлар» буенча плюс белән барабыз, дөрес, әллә ни мактанырлык түгел – нибары 1,3%, ягъни барысы 12779 квадрат метр файдалануга тапшырылган. 1000 кешегә 400 квадрат метрдан чак кына артыграк туры килә, ә республикада бу күрсәткеч 638гә тиң.
Районга инвестицияләр җәлеп итү буенча 26нчы урындабыз, барысы 268 млн сум, ягъни җан башына 9 мең сумнан артыграк. Әмма үсеш бәяләмәсе буенча район икенче урында тора, чөнки үсеш биш тапкырга булган.
Кече эшкуарлык субъектлары 686дан 577гә калган. Район хакимиятенең икътисад бүлеге җитәкчесе Юлия Насыйрова аңлатуынча, бу 2018 елда эшкуарларны хисаплауның методикасы үзгәрү белән бәйле – хәзер аларны салым хезмәте базасы буенча исәплиләр. Күпчелек шәхси эшкуарлар кимеп, районда аларның саны 381гә калган. КФХлар да сигезгә азаеп, 66га калган.
Юлия Азатовна миграция күрсәткечләренә дә тукталды. Алар да ни өчендер начарая: килүчеләргә караганда районнан китүчеләр күбрәк, ә элеккеге елларда киресенчә иде. Мәсәлән, районнан 1429 кеше киткән, ә килүчеләр – 968 кеше. Миграцион кимү 521 кеше тәшкил иткән, ә 2017 елда бу сан 82 генә булган.
Теглар:икътисад
Читайте нас: