Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
13 февраль 2019, 13:29

Акча күбрәк кергән

Дүшәмбе киңәшмәсендә отчет тоткан салым инспекциясе вәкиле узган елны чагыштырмача уңышлы булды дип билгеләде.

Район территориясендә 533 млн сум салым һәм салым булмаган керем җыелган, бу узган елга караганда 128 млн сумга күбрәк. Шуларның 12 млн сумы - федераль, 309 млн сумы – республика, 212 млн сумы урындагы бюджетларга җибәрелгән. Урындагы бюджетка җибәрелгән акча 2017 ел белән чагыштырганда 103,3% ка күбрәк булган. Салым җыю буенча план 103,3%ка үтәлгән. Барлык кергән акчаның 73,2%ы – физик шәхесләр табышына салым. Район бюджетына ул 155 млн сум күләмендә кергән, узган елга караганда 1,9 млн сумга күбрәк. Әлеге салым (НДФЛ) иң күбе НГДУ предприятиеләреннән кергән - 94 млн сум, шуларның 47 млн сумы урындагы бюджетка күчерелгән. Җир салымы барлык кергән акчаның 7,1%ын тәшкил иткән. Акчага әйләндергәндә бу 15 млн сум, 2017 елга караганда 5 млн сумга күбрәк. Арту ЭВОС предприятеләреннән урындагы бюджетка күчерелергә тиешле процент ставкаларының күтәрелүе белән бәйле.
УСН район бюджетына кергән барлык акчаның 7%ын тәшкил иткән. Ул да 2017 ел белән чагыштырганда 26,2%ка күбрәк. Арту кайбер шәхси эшкуарларның УСНга күчүе, шулай ук «Җылылык челтәрләре», «Волна», «Камводсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре кебек эре «акча кертүчеләрдән» УСНның күбрәк керүе белән бәйле.
НДПУ шулай ук барлык кергән акчаның 7%ын тәшкил иткән. Акчага әйләндергәндә ул - 14,9 млн сум. ЕНВД 3 млн сум күләмендә кергән, бу бары 1,6% кына. Шулкадәр үк - дәүләт пошлинасы, 1,4 млн сум күләмендә Бердәм авыл хуҗалыгы салымы кергән. Бу салымны иң күбе Карман балыкчылык хуҗалыгы түләгән - 835 мең сум. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре күпкә артта кала: мәсәлән, «Мир» агрофирмасы» бердәм авыл хуҗалыгы салымын -
135 мең сум, «Заря» хуҗалыгы 100 мең сум түләгән. Шунысы гаҗәеп, әмма фермер Рөстәм Шакиров предприятиеләр түләгән кадәр диярлек – 79 мең сум – түләгән.
Кызганычка каршы, салым буенча бурычлар да бар: 20,5 млн сум. Бу узган ел башы белән чагыштырганда 12 млн сумга күбрәк. Бурычларның 67%ы НДФЛга туры килә. НДФЛ буенча иң эре бурычлылар: «Жилкомсервис» (2,2 млн сум), «Коммунальник» (1,5 млн сум), «Кама» агрофирмасы» (800 мең сум), «Алга» хуҗалыгы (875 мең сум). УСН буенча бурычлар да 1 млн сумга арткан. Биредә «Кама элеваторы» муниципаль унитар предприятиесе һәм шәхси эшкуар Романов. Страховка взнослары буенча бурыч 16 млн сум тәшкил иткән. Иң күп бурыч «УралАгро» җәмгыятендә – 3 млн сум. «Маяк» агрофирмасы»ның – 2 млн сум, «Кама» агрофирмасы»ның взнослар буенча 904 мең сум бурычы бар.
Теглар:бюджет
Читайте нас: