Кама таңнары
+3 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
икътисад
5 июль 2019, 17:06

Үзгәрешләр кертелде

Район Советының чираттагы утырышының төп төмасы 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү булды.

Район Советының чираттагы утырышының төп төмасы 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү булды. Шулай ук вәкаләтләрнең бер өлешен авыл биләмәләренә тапшыру мәсьәләсе каралды.
Район бюджетына үзгәрешләр проектын финанс идарәсе начальнигы урынбасары Альберт Вострецов тәкъдим итте. Ул керем өлешенең 19 миллион сумга – нигездә түләүсез керемнәр исәбенә - артуын билгеләде.
- Түләүсез керемнәр буенча план 13 миллион сумнан күбрәккә арткан, шул исәптән җирле башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын катнаш финанслауга, белем бирү оешмаларына инженер-техник чаралар һәм сак системалары белән җиһазландыруга бирелгән субсидияләр исәбенә дә, - дип ачыклады докладчы.
Проект, бюджетның керем өлешеннән тыш, чыгым өлешенең дә 5,5 миллион сумга артуын күзаллый. Мәсәлән, мәгариф бүлегенә бүленгән бюджет акчасы 640 мең сумга арткан, Воробьево мәктәбенең электр буенча бурычын каплатуга 140 мең сум китәчәк, Мүзәк мәктәбе территориясенә асфальт салу өчен 500 мең сум акча каралган.
- 2020-2021 елларның планлы чорына район бюджетының керем һәм табыш өлешләренең план күрсәткечләре авыл җирендә су белән тәэмин итүне үстерү буенча чараларга 2020 елда - 11,7 миллион һәм 2021 елга 12,7 миллион сум күләмендә субсидияләр исәбенә арткан. Район бюджеты дефициты расланган күләмендә калган, - дип билгеләде Альберт Вострецов.
Әлеге мәсьәләне тикшергәндә Яңа Нугай авыл советы авыл биләмәсеннән депутат Илдус Шәмсияров Яңа Нугай авылын су белән тәэмин итү проблемасын күтәрде.
- Авылга су кертү мәсьәләсе белән аның халкы беренче ел гына мөрәҗагать итми. Бу мәсьәләне авыл советы башлыгы да, мин дә берничә тапкыр күтәрдем, әмма алар барысы да җавапсыз калды. Башта проект-смета документациясен рәсмиләштерер өчен акча кирәк, ләкин анысы да бюджетка кертелмәгән, - дип зарланды депутат.
Аннары су белән тәэмин итү челтәрләрен техник хезмәтләндерү, юл фонды буенча объектларга документлар рәсмиләштерү өчен акча бүлү турында район хакимиятенең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү һәм төзелеш секторы мөдире Розалия Габрахимова сөйләде.
Читайте нас: