Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
10 август 2019, 19:06

Агыйдел тирәнәя

Илеш районында Агыйдел елгасы төбен тирәнәйтү эшләре башланды.

Майда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестицион сәгать”тә төбәкнең агросәнәгать комплексын үстерү буенча инвестпроектлар каралган иде. Авыл хуҗалыгы продукциясен су транспорты белән чит илләргә озату хакында сөйләшенде.
Илеш элеваторында моның өчен мөмкинлекләр бар. Шулай да су транспорты өчен Агыйдел елгасы төбен 20 километр участокта тирәнәйтергә кирәк. Эшләр якынча 25 миллион сумга төшә. Инвестор элеваторны модернизацияләргә һәм бөртеклеләрне эшкәртү куәтен арттырырга исәпли. Чит ил партнерлары хезмәттәшлеккә әзер.Бүген “Илеш элеваторы” җәмгыятендә елганы 4 метрга кадәр тирәнәйтү эшләре башланды.
Су юлы белән бөртеклеләрне чит илгә чыгарырга алынган предприятие тирәнәйтү эшләренә 25 миллион сум дәүләт ярдәме алды. Бу 3 мең тонна күтәрә алган “елга-диңгез” класслы су транспортына причалга якын килергә мөмкинлек бирәчәк. Продукцияне Балтыйк буена, Иранга һәм Төркиягә экспортларга планлаштырыла.
Елганы тирәнәйтү эшләре Илеш районының Груздевка авылыннан Татарстан Республикасының Актаныш районындагы Әҗәкүл авылына кадәр 23 километр арада башкарылачак. Проектның подрядчысы – “Камводпуть” учреждениесе.
- Элек элеватор 2 мең тонна күтәрә алган су транспортына продукция төйи ала иде. Күбрәк төяп булган саен күчерүнең үзкыйммәте түбәнрәк. Диңгезгә чыгар алдыннан кабат төяргә дә кирәк булмаячак. 1 тонна ашлыкны яңадан төяү 1,5 мең сумга төшә иде. Бу соңгы хакка йогынты ясады. Хәзер ул күтәрелергә тиеш. Быел элеватор 40 меңнән 100 мең тоннага кадәр йөк җибәрергә планлаштыра, - диде Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Нәбиев.
Су юлы белән йөк ташу иң отышлысы, моңа минималь ресурслар китә.
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: