Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
19 сентябрь 2019, 17:09

Игорь Комаров: "Радий Хәбировның җиңүе бәхәссез һәм лаеклы"

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазифасына керешү тантанасында үз фикерен белдерде.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әйтүенчә, Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгын сайлауда җиңүе лаеклы һәм бәхәссез, сайлаулар нәтиҗәсе шик калдырмый, яңа команда тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль әһәмияттәге проектлар халык тарафыннан хуплау тапты. Республикада икътисад һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен барлык шартлар да бар.
— Хәзер сезгә, Радий Фәрит улы, уңай үзгәрешләрне үстерергә һәм төбәкне яңа югарылыкка күтәрергә кирәк. Республика инвестицияләрне нәтиҗәле җәлеп итә, төбәк бюджетына бурыч йөкләнешен киметә һәм керем дәрәҗәсен арттыра — бу күрсәткечләр буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Башкортстанда хәзерге вакытта югары технологияле производстволар төзү буенча күпмиллиардлы унга якын проект гамәлгә ашырыла, аларның продукциясенә сәнәгатьнең төрле тармакларында ихтыяҗ булачак. Алга китү өчен хакимият органнарының системалы һәм уртак нәтиҗәгә бердәм эшләве кирәк, — дип билгеләп үтте Игорь Комаров.
"Башинформ"нан алынды.
Читайте нас: