Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
21 ноябрь 2019, 13:00

Хезмәт җимешле булсын

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында Башкаланың «Торатау» конгресс-холлында беренче форум – хакатон узды. Русия төбәкләреннән тәүге булып аны Башкортстан кабул итә.

“Хакатон — “Җитештерүчәнлек лидерлары” программасы буенча укытуга кагылышлы уникаль федераль башлангыч, — дип хәбәр итәләр Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәтеннән. - Ул икътисадның чимал булмаган сегментында топ-менеджерларга юнәлтелгән, алар үз предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге проблемасын хәл итү өчен биштән сигез кешегә кадәр командаларга берләшкән". Уфа хакатоны экспертлары арасында Русия Икътисади үсеш министрлыгы, Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе, республика Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук бизнес-тренерлар бар.

Хакатонның максаты — төбәк карарлар банкын булдыру һәм бердәм федераль мәгълүмат базасына туплау исәбенә икътисадны үстерү буенча карарлар кабул итә ала торган командалар формалаштыру.

Шулай ук төбәкләрдә һәм федераль институтларда икътисадның чимал булмаган сегменты белгечләре арасында тәҗрибә алмашу, урыннарда җитештерүчәнлекнең иң яхшы тәҗрибәсен хуплау һәм популярлаштыру, шулай ук Русиядә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен предприятиеләрдә кеше капиталы кыйммәтен ассызыклау мөһим.
“Әлеге чарага илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр дә, икътисадның чимал булмаган секторының потенциаль катнашучылары да чакырылган. Гаризалар туплау нәтиҗәләре буенча Эксперт советы тарафыннан җитештерүчәнлекне арттыру өлкәсендә төп бурычлар сайлап алына, — дип ассызыкладылар Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгында. — “Җитештерүчәнлек лидерлары” башлангычы белән оештырылган хакатон нәтиҗәсе – ул хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү бурычын динамик рәвештә яңартыла торган, гамәлгә кертү өчен уңайлы хәл итү”.
Читайте нас: