Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
26 ноябрь 2019, 19:36

Бюджет артыгы белән тулган

Үткән оператив киңәшмәдә финанс идарәсе начальнигы Чулпан Хәйбрахманова ноябрь уртасына бюджет башкарылышы турында отчет тотты. Районның финанс хәле ничегрәк соң?

Берләштерелгән бюджет керемнәре ел башыннан 854,3 млн сумга тулыланган, ә ачыклык кертелгән еллык план 1 043,3 млн сум тәшкил итә. Шулай итеп, бюд¬жет үтәлеше 81,9% тәшкил иткән (норматив - 87,1 %). Шуларның салым һәм салым булмаган керемнәре 296 млн сум яисә берләштерелгән бюд¬жетның 34,6% тәшкил итә.
Чагыштырмача зур авырлык физик шәхесләрнең кеременә салымга (46,5%) туры килә. Быел НДФЛ узган елдагыдан 2,2 млн сумга күбрәк кергән. Икенче урында - муниципаль милектә торган муниципаль милекне файдаланудан керемнәр. Монда керемнәрнең 6,4 млн сумга кимүе күзәтелгән. Җыелма керемгә салым 21 млн сум кергән, бу былтыргыдан 1,5 млн сумга күбрәк. Районның юл фондына акцизлардан 16,6 млн сум кергән, еллык план үтәлә. Керемнәрнең башка статьялары бик үк мөһим түгел.
Чыгымнар 762,8 млн сум яисә еллык планга 71,7% булган. Былтырга белән чагыштырганда чыгымнар 246,5 млн сумга кимегән. Чыгымнар өлешендә иң күп авырлык хезмәт хакын түләүгә китә, бу - 50,4%. Эшләр һәм хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның - 12,9%, төп чаралар алуга 6,5% тотылган. 6,2 % коммуналь хезмәтләрне түләүгә киткән.
Бюджет чыгымнарының функциональ өлешендә чагыштырмача зур авырлыкны мәгариф бүлеге буенча чыгымнар тәшкил иткән – бу 397,3 млн сум яисә гомум чыгымнарның 52%.
- Районның берләштерелгән бюджеты анализлаган чорга профицит белән үтәлде, керемнәр чыгымнардан 91,5 млн сумга артып китте, - диде Чулпан Салаватовна.
Тагын да ул муниципаль бюджет һәм автономияле учреждениеләр тарафыннан эшләнгән акча күләме турында сөйләде. Бу сумма якынча 34 млн сумга тиң, узган елдагыдан 9 млн сумга күбрәк.
Теглар:бюджет
Читайте нас: