Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
икътисад
11 декабрь 2019, 15:10

Район хезмәт хакы буенча урынын «бирде»

Районда уртача айлык хезмәт хакы 37052 сум тәшкил итте. Әгәр дә бу күрсәткеч буенча узган елларда без, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама шәһәрләре һәм Калтасы районыннан гына калышып, республикада дүртенче-бишенче урыннарны алып килгән булсак, быел тугызынчы урындабыз.

Ел дәвамында хезмәт хакы артуы тулаем 105,9% булган. Авыл һәм урман хуҗалыкларыннан тыш, бөтен тармакларда да хезмәт хаклары былтыргыдан беразга булса да арткан (+3,2дән алып +6,8%ка кадәр). Авыл һәм урман хуҗалыкларында хезмәт хакы, 1,8%ка кимеп, 16349 сумга калган. Иң зур хезмәт хакы нефтьчеләрдә – анда уртача 46131 сум алалар. Сәүдә һәм машина ремонтлауда уртача 26548 сум, мәгарифтә - 30839 сум, сәламәтлек саклау һәм социаль тармакта 25274 сум алып эшлиләр.
Читайте нас: