Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
18 декабрь 2019, 17:05

«Бүген республика өчен үзенчәлекле көн»

Бүген “Торатау” Конгресс-холлында үткән “Башкортстан чакыра!” беренче инвестиция форумы кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм чит илләрнең алдынгы инвесторлары – төбәкнең стратегик партнерлары белән эшлекле очрашулар үткәрде. Анда колачлы инвестпроектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, тиешле дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук, арытабангы хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде.

– Бүген республика өчен үзенчәлекле көн. Без беренче инвестиция форумын үткәрәбез. Аның гадәтигә әверелүе һәм Яңа ел алдыннан узачагы турында карар иттек. Чарага без инвестицион мохиткә аеруча зур йогынты ясаучы партнерларыбызны чакырабыз, – диде Радий Хәбиров. – Форумда 300гә якын инвестор катнаша. Аларның күбесе бездә үз проектларын гамәлгә ашыра яисә республика белән танышырга килгән. Чараның төп асылы – төбәк базарына яңа катнашучыларны чакыру гына түгел, ә инвесторларга Башкортстанга инвестицияләр салганнары өчен рәхмәт белдерү.

Арытаба Радий Хәбиров инвесторлар белән эшлекле очрашулар үткәрде. Русия Туры инвестицияләр фондының ил төбәкләренә инвестицияләр җәлеп итү үзәге җитәкчесе Александр Малахов белән Радий Хәбиров фондның республика инфраструктура проектларын финанслауда катнашу перспективаларын тикшерде.

“Башнефть” җәмгыяте президенты Хәсән Татриев белән очрашуда төбәк Башлыгы Башкортстанның төп инвесторы булган компания эшен шул ук дәрәҗәдә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Радий Хәбиров “Сигма Холдинг” идарә итү компаниясе генеральный директоры Александр Махров белән агросәнәгать комплексы өлкәсендә инвестпроектларны арытаба гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты. “Уралсиб” банкы идарәсе рәисе Константин Бобров белән әңгәмә вакытында Радий Хәбиров финанс институтлары эшчәнлеге республика өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Анда торак төзелеше тупланмасы программасы турында сүз барды.
Читайте нас: