Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
18 декабрь 2019, 15:40

Башкортстан чакыра!

Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстан чакыра!” беренче инвестиция форумы эшли башлады.

Чарада илнең стратегик инвесторлары төбәкнең нәтиҗәле инвестиция сәясәте турында фикер алышачак. Әлеге вакытта республикада эшләүче һәм киләчәктә эшләячәк инвесторлар бер өстәл артына утырып, уртак мәсьәләләр буенча алышачак.
Форум Башкортстанның инвестиция җәлеп итүчәнлегенә багышланган күргәзмә белән башланды. Көннең беренче яртысында “Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы” союзы советының утырышы үтте. Аннары секцияләр эшли башлады.
Төштән соң республиканың “Башкортстан чакыра!” презентациясе үтәчәк. “Башкортстан – отышлы инвестицияләр территориясе” пленар утырышын билгеле журналист Владимир Познер алып барачак.
“Алга, Башкортстан!” актив инвесторлар клубы утырышында республикада уңышлы эшләүче инвесторлар белән тере аралашу булачак.
Форумда Азия һәм Европадан 500дән артык вәкил, 300 эре компания катнаша. Хезмәттәшлек турында алты килешүгә кул куелыр дип күзаллана.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Bashkortstan-chakira-44286/
Читайте нас: