Кама таңнары
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
20 декабрь 2019, 14:25

Эшкуарлыкны оештыруга бизнес-план тикшерелде

Мәшгульлек үзәге эшчәнлеге юнәлешләренең берсе – эшсез граж­даннарга эшкуарлык эшчәнлеген оештыруда ярдәм итү. Эш башларга теләге булган кешегә дәүләттән субсидия алу өчен үзенең бизнес-планын төзергә һәм аны район ко­миссиясе алдында якларга кирәк.

Әлеге комиссия составына район ха­кимияте вәкилләре, мәшгульлек үзәге, салым хезмәте белгечләре керә. Аларның бурычы – тәкъдим ителгән эшкуар­лык эшчәнлегенең актуальлеген һәм әһәмиятлелеген критерийлар буенча бәяләү, әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсенең булуы, дәгъва итүченең үз акчасы бу­луы һәм башкалар. Һәм шушы бәяләр нигезендә эшсез кешегә эшкуарлык белән шөгыльләнергә тәкъдим итәргә.
Шушы көннәрдә мәшгульлек үзәге каршында эшкуарлык эшчәнлеген оеш­тыруга бер бизнес-план тикшерелде. Әлеге эшкә дәгъва итүче Анастасия Санникова матурлык салоны ачуга үзенең бизнес-планын тәкъдим итте. Бу - тырнак сервисы, парикмахер һәм шу­гаринг хезмәтләре күрсәтү. Аның идеясе - гүзәл затларның салоннан тулысынча үзгәреп, булачак тантанага әзер булып чыгуларында.
Анастасия әйтүенчә, күчмә хезмәтләр дә күрсәтеләчәк, мәсәлән, кәләшне һәм аның дус кызларын өйләренә барып хезмәтләндерү карала, чөнки мондый хезмәтләр һәрвакыт сорау белән кулла­ныла һәм актуаль.
Әлеге өлкәдә А.Санникованың тәҗрибәсе зур – ул күптөрле курслар бетергән, икенче бер эшкуарда эшләгән, тәэмин итүчеләр белән ничек эшләргә кирәклеген, документлар тутыруны өйрәнгән.
Әлеге вакытта ул шәхси эшкуар бу­лып үз эшен башларга карар иткән. Киләчәктә Анастасия матурлык са­лоны базасында осталык дәресләре үткәрергә, укулар оештырырга, һәм шулар нәтиҗәсе буенча коллектив ту­пларга, димәк, өстәмә эш урыннары булдырырга ниятли.
Боларның барысын да район комис­сиясе уңай бәяләде. Комиссия тарафын­нан шулай ук аның хезмәтеннән бар кеше дә файдаланырлык булсын өчен Анастасиягә эшчәнлек оештыру буенча кайбер киңәшләр бирелде.
Гомумән, бизнес-план уңышлы якланды, һәм ко­миссия эшкуарлык эшчәнлеген оешты­рырга ризалыгын бирде.
Читайте нас: