Кама таңнары
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
22 декабрь 2019, 11:40

Районның үсүе шатландыра

22 декабрь – Энергетиклар көне

Энергетиклар көне – электр һәм җылылык энергиясен эшкәртү, тапшы­ру һәм сатуны үз эченә алучы энерге­тик сәнәгатьтә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме ул. Советлар Союзында Энер­гетиклар көне беренче тапкыр Югары Совет Президиумының 1966 елның 23 маендагы 1920 елда Русиянең дәүләт электрификациясе планын кабул итү көнен искә алу уңаеннан чыгарылган указы белән билгеләнә. 1988 елдан Энергетиклар көне декбарьнең өченче якшәмбесендә билгеләнә башлый. 2015 елда Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән һөнәри бәйрәмгә 22 декабрь көне кайта­рыла. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Краснокама РЭСы начальнигы Гамир Миһранов белән сөйләшәбез.
- Гамир Гыйльмигаянович, Сез җитәкләгән предприятие бүген ниләр эшли?
- Безнең предприятие – «Баш­кирэнерго» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Не­фтекама электр челтәрләре» җитештерү берләшмәсенең Краснокама район электр челтәрләре, рәсми тел белән әйткәндә, электр энергиясен җитештерүчедән кулланучы­га транспортировкалау белән шөгыльләнә. Электр энергия­сен төп җитештерүчебез - Кар­ман ГРЭСы, ә кулланучыла­рыбыз – Николо-Березовкадан кала Краснокама районының бөтен авыллары, җитештерү участоклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Безнең кара­макта җәмгысе 950 километр озынлыктагы 6, 10 һәм 0,4 киловольтлы электр тапшыру линияләре һәм 410 транс­форматор пункты бар. Ел саен кулланучыларга сәгатенә120 миллион киловатт артыграк электроэнергия куабыз.
- Коллективыгыз һөнәри бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылый?
- Энергетиклар көнен яхшы күрсәткечләр белән каршы­лыйбыз. Ел дәвамында штаттан тыш хәлләр күзәтелмәде. Электр энергиясе белән тәэмин итүдә җитди өзеклекләр булмады. 20 километр электр тапшыру линиясенә капиталь ремонт ясадык. Шулай ук көч транс­форматорын алыштырып, 7 трансформатор пунктын ре­монтладык. Өч километр яңа линия суздык һәм өч яңа транс­форматор пункты куйдык. Болар күпчелек яңа урамнар һәм ми­крорайоннарда 0,4 киловольтлы линияләр. Районның уңышлы үсүе, авылларда яңа урамнар барлыкка килүе һәм хәтта тулы микрорайоннар калкып чыгуы безне сөендерә генә. Социаль-көнкүреш объектлары төзелә. Мәсәлән, Куян авылында 95 урынга төзелүче балалар бак­часына электр керттек. Аның «Башкортстан Республикасының 100 еллыгына – 100 объект!» программасы кысаларында төзелүе куанычлы.
Тагын да «Башкирэнерго» җәмгыятенең «Электр энергия­сен исәпләүнең автоматлашты­рылган контроль системасы» ин­вестиция программасын гамәлгә ашыру буенча эшне дәвам иттек.
- Шушы программа турында җентекләбрәк сөйләгез әле. Гәзит укучыларга кызыклы булыр ул дип уйлыйм.
- «Электр энергиясен исәпләүнең автоматлашты­рылган контроль система­сы» инвестиция программасы 2013 елдан тормышка ашы­рыла. Программа нигезендә кулланучыларыбызның электр энергиясен исәпләү прибор­лары яңаларына алыштыры­ла. Гәзит укучыларыбызның күбесе кайбер хуҗалыкларда электр счетчикларының урам­да, коймага куелына игътибар иткәндер, дип уйлыйм. Алар билгеле кулланучының күпме энергия куллануын трансфор­матор пунктында урнашкан приборга автоматик рәвештә тапшыра. Ә ул үз чиратында бу саннарны челтәрләр белән идарә итү үзәгенә тапшыра. Шулай итеп контролерларга йортлар буенча йөреп, исәпләү приборларын тикшерәсе юк.
Шунысын белергә кирәк, электр энергиясен исәпләүнең яңа җайланмалары безнең исәпкә куела һәм кулланучыга акча түләргә кирәкми. Програм­ма эшләгән алты елда яңа счет­чиклар кулланучыларыбызның 30 процентында куелды. Бу эшне алдагы елда да дәвам итәчәкбез.
- Коллективыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?
- Коллективыбыз зур түгел – бездә нибары 40 кеше эшли. Әмма, кем әйтмешли, бәләкәй генә булсак та, ныклыбыз. Дус һәм бердәм булып эшлибез. Шу­лай булмаса, басу шартларында ялгызың гына әллә ни кыралмас идең. Эшебез дә күпчелек коман­дада башкара торган.
Яшьләр күп. Эшчеләр урта­ча 30-35 яшьтә. Барысы да тиешле белемле. Һәр өченчесе - югары белемле. Эшчеләребезгә һәм балаларыбызга укыр һәм белемнәрне камилләштерер өчен яхшы шартлар тудырганы өчен «Башкирэнерго» җитәкчелегенә рәхмәтлебез.
Стажлы эшчеләребез дә бар. Алар тәҗрибәләре белән теләп уртаклаша. Мәсәлән, Николай Бершак шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Ул бездә 1991 елдан бирле эшли. Николай Юрьевич – оператив чыгу бригадасының электро­монтер-водителе. Аның маши­насы теләсә кайсы вакытта һәм һава торышында тиешле урынга барырга әзер. Николай Юрьевич Мактау грамоталары, «НЭСка 50 ел» юбилей медале һәм Кара диңгез ярына шифаханә-курорт юлламасы белән бүләкләнде.
Бүлүче челтәрләрдән фай­далану буенча электромонтер Илгиз Зигантдинов турында да бик күп яхшы сүзләр әйтергә мөмкин.
Электромонтер һәм электромонтер-водительдән торган биш оператив бригада бар бездә. Алар график буенча тәүлекләп эшли.
Тагын да өч электромонтер, водитель һәм мастердан торган өч ремонт бригадасы бар. Алар планлы ремонт эшләрен алып бара. Әмма кирәк чагында без бөтен коллектив белән авария эшләрен башкаруга чыга ала­быз, чөнки кирәкле транспорт чаралары һәм махсус техника­быз бар. Машина йөртүчеләрнең барысы да оста, бер-беребезне алыштыра алабыз, инженер-техник эшчеләребез яшь һәм грамоталы.
Безнең җитештерү базасы бик уңайлы урында, район үзәгендә, урнашкан, шуңа күрә районның теләсә кайсы почмагына тиз арада барып җитә һәм өзеклекне бетерә алабыз.
- Шулай да тормышта төрле хәлләр була. Авылларында утла­ры сүнсә, гәзит укучыларыбыз кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Һәр трансформатор пун­ктында тәүлек әйләнәсенә эшли торган түләүсез телефон күрсәтелгән плакат бар: 8-800-234-77-00.
Читайте нас: