Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
12 февраль 2020, 14:35

ЭШЛӘҮЧЕЛӘР КИМИ

Район предприятиеләре һәм оешмаларында 2019 елда 5619 кеше эшләгән. Бу биш-алты ел элеккегә караганда 1000 кешегә азрак. Район буенча уртача айлык хезмәт хакы 37271 сум тәшкил иткән, яисә 2018 елга карата 106,3%.

Авыл һәм урман хуҗалыкларында гына хезмәт хакы кимегән: монда ул 2018 елгыдан 0,6%ка азрак һәм 16432 тәшкил итә. Инфляцияне исәпкә алсак тагы да азрак чыга әле.
Элеккечә иң югары хезмәт хакы нефть тармагында – 46366 сум – арту 6% тәшкил иткән. Сәүдә һәм автомобиль ремонтлауда уртача 26476 сум (102,2%) хезмәт хакы алалар.
Эшсезләр районда 170 кеше, 2018 ел белән чагыштырганда бергә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 1,19%, ә республика буенча бу сан 0,94%ка тиң.
Эшсезләр иң азы Арлан һәм Раздолье авыл советларында теркәлгән - алар анда өчәү генә. Күрәсең, бу авылларның шәһәргә якын урнашуына һәм кешеләрнең көн саен шәһәргә эшкә барырга мөмкинлеге барлыгына бәйледер.
Хәер, бу 37 эшсез кеше теркәлгән Николо-Берёзовкага ярдәм итми. Ә бит авыл шәһәргә терәлеп тора диярлек.
2019 елда 435 кеше эш урынында рәсмиләштерелгән. Рәсмиләштерү буенча планны Николо-Берёзовка һәм Куян авыл советлары гына үтәгән.
Ирина Вәлиева.
Читайте нас: