Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
икътисад
13 февраль 2020, 11:20

БИЗНЕС ӨЧЕН КУЛАЙ БИЛӘМӘЛӘР

Районның «гомум казанына» эшкуарлык та үз өлешен кертә. Алар бездә - 555 субъект. Эшкуарлар 2018 белән чагыштырганда 22гә азайган.

Аларның икесе урта предприятие, 19ы - кече предприятие, микропредприятиеләр - 94, шәхси эшкуарлар - 380, крестьян-фермер хуҗалыклары - 60.
Шәхси эшкуарлар иң күбе Николо-Берёзовкада – 175 кеше. Яңа Нугай һәм Никольск авыл советларында тугызар. Җиде авыл советында шәхси эшкуарлар саны арткан. Алтысында кимегән. Яңа Янъегет авыл советында аларның саны үзгәрешсез калган. Эшкуарлар иң күбе – сигез субъектка - Яңа Кабан авыл советында арткан. Куян һәм Яңа Бура авыл советларында җидешәр эшкуар өстәлгән.
2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән «эшкуарлык сәгатьләре» үтә башлады. Алар безнең районда да уза.
Барысы 25 «эшкуарлык сәгатье» үткән, аларда 32 кешене тыңлаганнар. Иң күбе Николо-Берёзовка һәм Куян авыл биләмәләреннән мөрәҗәгать иткәннәр. Бу аларның бизнес алып бару өчен кулайлы булулары турында сөйли.
Ирина Вәлиева.
Читайте нас: