Бу завод элек тә бар иде, ләкин базар шартларында озак эшли алмады. Аны 2015 елда шәхси эшкуар Л.Ахмарова сатып алган. Шул елларда биредә завод бинасы яңартылган, барлык коммуникация системасы реконструкцияләнгән, яңа корылмалар кайтарылган. Һәм менә майда Хаҗи сөт заводы эшли башларга тиеш.
- Без бу объектны 2015 елда сатып алдык. Башта бераз ремонт ясарбыз да эшли башларбыз дип уйлаган идек, ләкин базаны һәм калган корылмаларны бәяләп караганнан соң, күләмле реконструкция үткәрергә һәм корылмаларны тулысынча яңартырга карар иттек – ансыз заманча җитештерүне күз алдына китерәлмәдек.
Һәм менә шул вакыт эчендә без әкренләп коммуникация системаларын яңарттык, корылмалар сатып алып урнаштырдык. Сөт заводының проектын безгә Киров өлкәсеннән бер оешма төзеде. Корылмаларның да күбесен алардан алдык. Шул предприятие белгечләре бүген технологик корылмаларны урнаштыруны тәмамлап килә, - дип сөйли Хаҗи сөт заводының директоры Александр Дегтяров.
Сөт заводын реконструкцияләгәндә төп игътибарны заманча җитештерү булдыруга һәм булачак продукциянең сыйфатлы булуына бирдек. Ә югары сыйфатлы продукция алыр өчен, беренче чиратта, чимал да сыйфатлы булырга тиеш.
- Шуңа күрә сөт заводына кергәндә сөт машинасы дезинфекция үтә, ә сөт кислоталылыкка, майлылыкка, составында аксым, су булуына анализлар алгач кына кабул ителә, - дип аңлата сөт заводының баш инженеры Артур Имамов.
Сөтне химик препаратлар белән һәм берничә этапта җентекләп тикшерүләренә карамастан, бу процедура бары 10-15 минут кына бара, чөнки заманча корылмалар моңа мөмкинлек бирә.
Аннары сөт махсус өч, биш һәм сигез тонналы сыешлыкларга салына – аларның берсе чималны тиешле температурада сакласа, икенчеләре сөтне суыта.
Әйткәндәй, продукция җитештерүнең һәр этабы өчен каралган сыешлыклар һәм корылмалар аерым бүлекләрдә урнашкан. Катлаулы сөт җитештерү чылбыры көпшәләр белән тоташтырылган – сөт шулар буенча бер «процесстан» икенчесенә ага.
Тиешле температурга китерелгән зур сыешлыктагы сөт пастеризацияләүче станокка агачак, аннары – гомогенизацияләү станогына, анда сөтнең майлы шарчыклары кечкенә кисәкчәләргә бүленә. Алга таба чималны аерталар, гади итеп әйткәндә, сөтнең каймагын алалар. Шул рәвешле биредә саклау срогы 5-10 тәүлек булган 3,2% һәм 2,5% майлылыклы сөт алачаклар.
Сөт заводында сөттән тыш каймак, кефир, ряженка һәм эремчек тә җитештерәчәкләр.