Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
15 март 2020, 16:15

Пар җылысы күңел җылысыннан тора

15 март – Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне.

Безнең районда ха­лыкка төп торак-коммуналь хезмәтләрен «Җылылык челтәрләре» һәм «Камвод­сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре күрсәтә.
Электән район үзәгенең бөтен коммуналь хезмәте бер кул­да, Торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә, була. Үзәк казанлыкта мазут ягалар, район дәваханәсен күмер белән җылыталар. Мазутны Карман тимер юл станциясеннән ташыйлар.
- Пар казаннары бинасын­да эш шартлары бик авыр иде: бинага керәсең, өстә – пар, бернәрсә дә күренми, ә аяк астында мазут җәелеп ята. Җылылык челтәрләре нык туз­ган, шуңа күрә көн саен диярлек өзеклекләр була. Һава шартла­рына карамастан, аларны төнгә кадәр ямыйлар, - дип искә ала предприятие ветераннары.
Ә бит мондый борчулы хәлләр 100 һәм 50 ел түгел, ә нибары 15-20 ел элек кенә булган.
- Гомум бурыч – 11 миллион сум, шул ук вакытта хезмәт хакы буен­ча дүрт айга бурыч бар. Җылылык челтәрләрендә суны югалту тәүлегенә 100 кубометр тәшкил итә иде, - дип искә ала «Җылылык энергетикасы компаниясе» идарәче компаниясе»нең бүгенге директоры Айрат Мортазин.
2011 елның августында Айрат Миркәләмовичны директор итеп куйганда җылылык челтәрләре предприятиеләренең хәле шу­лайрак була. Әмма Айрат Миркәләмович район хакимияте белән берлектә хәлне үзгәртүгә ирешә. Уртак көч белән коллектив аякка баса.
Әмма шуны гына көткән кебек, 2016 елда «Җылылык челтәрләре» җәмгыятен 10 мил­лион сумнан артыграк бурычы булган һәм банкрот алдында тор­ган «Камводсервис» җәмгыяте белән берләштерәләр. Бу юлы ныклы үзгәрешләр таләп ителә. Ике җәмгыять белән җитәкчелек итәр өчен өченчесе - «Җылылык энергетикасы ком­паниясе» идарәче компания­се» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелә. Инженер-техник эшчеләрне һәм бух­галтерияне оптимальләштерү нәтиҗәсендә биредә идарә чы­гымнарын кыскартуга ирешәләр.
Ә бит ике җәмгыять тә зур мат­ди базага ия, районның олы гына өлешен җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча күп эш баш­каралар. Җәмгыятьтә файдалану­да өч газ казанлыгы бар: ике­се – район үзәгендә, бер­се – Куянда. Алардан тыш район учреждениеләренең 31 казанлыгын хезмәтләндерәләр. Шуларның икесе – район үзәгендә. Болар: «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм үзәк район дәваханәсе казанлыклары.
Кайсы оешманыкы булуына карамастан, газ казанлыкла­ры операторлары предприя­тие штатына күчерелгән. Бу эш күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек биргән.
Казанлыклар белән опера­тив җитәкчелек итү максатын­да аларны диспетчерлаштыр­ганнар. Хәзер казанлыкның эше турындагы мәгълүмат рай­он үзәгендә урнашкан үзәк диспетчерлык пунктына бара. Бу бөтен казанлыклардагы эшләрне көйләргә һәм кирәк чагында җитешсезлекләр һәм өзеклекләрне вакытында ачы­кларга булыша.
Авыллардагы су белән тәэмин итү системасын алар даими контрольдә тота. Су алу колон­калары һәм янгын сүндерү ги­дрантлары төзеклеге өчен дә алар җаваплы.
Учреждениеләрдән кергән за­явкалар буенча подряд эшләре дә башкарыла. Кайчакта койма тоту, түбә ябу кебек төп эшчәнлеккә кермәгән эшләр дә башкарыр­га туры килә. Коллектив тату, көйле, ә иң мөһиме, нәтиҗәле эшли. Шуңа күрә салымнар, баш­ка түләүләр һәм хезмәт хакы бу­енча бурычлар юк.
Рим Әхмәтов
Читайте нас: