Кама таңнары
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
икътисад
12 апрель 2020, 17:14

Юлларны вакытыннан алда ремонтлый башладылар

Башкортстанда юл объектларын ремонтлауга вакытыннан алда керештеләр.

2020 елда Башкортстан Республикасында "Хәвефсез һем сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында 303,09 чакрым юлны норматив халәткә китерү планлаштырыла, эш 107 төп объектта башкарылачак.

Асфальт-бетон катламын төзекләндерүдән тыш, гомумдәүләт проекты ярдәмендә республикада 248 юл билгесе, 1200 метр җәяүлеләр өчен киртәләр, 23 светофор объекты урнаштырылачак. 12,33 чакрым озынлыктагы автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау, 2,96 чакрым озынлыктагы юлларны реконструкцияләү, 1,839 чакрым яңа юллар төзү каралган. Шул ук вакытта фотовидеотеркәү камералары саны 459 данәгә арттырылачак.

Бу максатларга 7 324,7 миллион сум юнәлдереләчәк, шуларның 2 223 милион сумы - федераль бюджеттан. Гомумдәүләт проекты быел 7 муниципалитетта тормышка ашырыла: Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә; Иглин, Ишембай, Стәрлетамак, Уфа районнарында.

– Быел "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты объектларында эшләр 2-3 атнага алдан старт алды, - дип билгеләп үтте республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев. – Бүгенге көндә подрядчылар 107 объектның 17сенә чыктылар да инде. Моңа уңай һава шартлары гына түгел, ә конкурс процедураларын вакытында уздыру да ярдәм итте.

Быел төзекләндереләчәк юллар исемлеге белән дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yullarni-vakitinnan-alda-remontliy-bashladilar-214311/
Читайте нас: