Кама таңнары
+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
икътисад
15 апрель 2020, 16:25

Бүген безгә предприятиеләрне саклау мөһимрәк

Дүшәмбе район Советы Президиумының чираттан тыш утырышы узып, анда көн үзәгендәге ике мәсьәлә тикшерелде. Әмма алар башта Руслан Гарипов җитәкләгән бюджет буенча комиссиядә тикшерелеп, хуплау алды.

Мәсьәләләрнең берсе – реестрга икътисади көрчеккә ныграк бирешүчән тармак буларак кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын районның муниципаль милкеннән файдаланган өчен аренда түләвеннән азат итү.
Милек белән идарә итү буенча комитет рәисе Марина Идиятуллина хәбәр итүенчә, бездә андыйлар 13. Алар барысы да муниципаль милектән файдаланган өчен бер елга аренда түләвеннән азат ителә. Бу район бюджетына 400 мең сумга кадәр керемне югалтуга китерәчәк, әмма бүген безгә предпритиеләрне саклау мөһимрәк, чөнки алар тәү чиратта - эш урыннары.
Икенче мәсьәлә дә яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында эшчәнлекләре авырлыклар кичергән эшкуарларга кагылды. Хәзер күпләргә йөкләтелгән табышка бердәм салымны билгеләнгәндә база керемен төзәтүче коэффициент - 0,005 - билгеләнгән. Әлеге сорау буенча чыгыш ясаучы район хакимияте башлыгы урынбасары-финанс идарәсе начальнигы Чулпан Хәйбрахманова белдерүенчә, коэффициентны үзгәртү әлеге салымны түләүчеләр өчен түләүләрнең кимүенә китерәчәк.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында кыенлыклар кичерүче тармакларның исемлеге Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 1нче апрелендә кул куйган карары белән расланган.
Читайте нас: