Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
16 апрель 2020, 13:05

«Бер генә кешегә булса да ярдәм итә алганмын икән, димәк, юкка түгел»

Район Советы карарына ярашлы, Советның даими комиссияләре төзелгән, шул исәптән социаль-мәсьәләләр һәм хокук саклау комиссиясе дә.

Комиссия составына депутатлар Римма Фабер, Вадим Шамшуков, Илдус Шәмсияров, Марат Фәхртдинов керә.
Эш планга ярашлы оештырылган, һәм ул безнең комиссия компетенциясендә булган мәсьәләләр буенча алып барыла. Без җирдән, табигый ресурслардан файдалану белән бәйле мәсьәләләрне тикшерәбез; шулай ук җир мәсьәләләре, табигый ресурслар, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район Советы карарлары проектларын карыйбыз; комиссия карамагында булган карарлар проектлары буенча сөземтәләр әзерлибез.
Сайлаучылар белән үзара тыгыз бәйләнештә эшлибез. Очрашуларда халык керткән тәкъдимнәр контрольгә алына, тикшерелә һәм аларны тормышка ашырырга тырышабыз.
Әлбәттә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә булышлык итү, физкультура һәм спортны, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү, район территориясендә төрле программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре дә читтә калмый - болар коррупциягә каршы тору, наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә юл куймау буенча программалар да.
Соңгы чакырылыш депутатларының эшчәнлеге турында яхшы белгәнгә, шуны әйтә алам: биредә актив тормыш позициясе алып баручы кешеләр эшли. Район Советында укытучылар да, табиблар да, эшчеләр һәм хезмәткәрләр дә депутат эшчәнлеген үзләренең төп эшләреннән тыш алып баралар. Алар торак-көнкүреш, хокук саклау һәм районның матуррак, яхшырак булуына кагылышлы мәсьәләрне хәл итәләр. Район Советы депутатлары үзләренең вәкаләтләрен даими нигездә башкармый, ягъни җәмәгать башлангычларында эшлиләр, депутатлык эшчәнлеге өчен хезмәт хакы һәм башка нәрсәләр алмыйлар.
Мәсьәләләрне тикшергән чакта комиссияләр утырышларында һәр мәсьәләне без бергәләп тикшерәбез, проектларның никадәр нигезле булуларын исәпкә алабыз, аларны гамәлдәге законнар белән чагыштырабыз, хәл итү мөмкинлеген биргән пунктларын табабыз. Безгә шәхси наказлар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ветераннар оешмаларына, мәгариф, мәдәният учреждениеләренә ярдәм итәбез. Күбесе үз проблемалары белән уртаклашырга, зарланырга, килеп туган проблеманы ничек тизрәк хәл итәргә яисә аннан чыгу юлын табарга киңәш сорап килә. Иң катлаулы мәсьәләләр торак проблемаларына, социаль якланганлыкка, аерым дәвалануга мохтаҗлыкка кагыла.
Халык хәзер активракка әйләнде, торак пунктларында тәртип һәм чисталык булсын өчен үзләре дә инициатива күрсәтә. Шул исәптән, яшьләр дә.
Бер генә кешегә булса да ярдәм итә алганмын икән, димәк, юкка түгел. Шул рәвешле мин кешенең язмышына уңай йогынты ясый алганмын. Һәркемнең үз язмышы бит. Гадәттә гади түгел, әмма кызыклы. Һәм кешегә ярдәм итү – депутатның бурычы. Аны үти алганда, бик шатланам. Минем бүлмә ишеге һәрвакыт ачык. Мин һәм минем хезмәттәшләрем район үсеше һәм аның халкы иминлеге хакына килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә һәрвакыт шат.
Читайте нас: