Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
1 ноябрь 2020, 17:55

“Эшкуарлык сәгате” онлайн форматта узды

Агымдагы елда 31нче булган һәм “Эшкуарлык сәгате” формасында узган киңәшмәдә район хакимиятенә ярдәм сорап «EVA материалыннан автомобиль паласлары һәм каркаслы автомобиль пәрдәләре җитештерү» проектының инициаторы мөрәҗәгать итте.

Бу юлы бизнес-проект белән район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм белгечләр онлайн форматта танышты.
Ярдәм сораучы башта ук үзенең шәхси эшкуар булып теркәлергә ниятләвен әйтеп узды. Аның теләге - EVA (этиленвинилацетат) материалыннан автомобиль паласлары тегү, калдыклардан машина өчен сумкалар, кейслар тегү. Өстәмә рәвештә ул каркас пәрдәләр (тонировка) дә җитештермәкче.
Әлеге проектны башлап йөрүче социаль килешү нигезендә адреслы ярдәм алырга исәп тота.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: