Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
30 декабрь 2020, 13:25

Инвесторлар җитештерүне тергезә

Районда берничә ивестицион проект тормышка ашырыла. Шулардан "Передовик" һәм "Сабантуй" җәмгыятьләре уңышлылардан санала.

2020 елда Ташкиново кошчылык фабрикасы проект куәтенә чыкты. Аңа икенче тормышны «Передовик» җәмгыятен оештыручы инвестор Р.Нәфиков бирде.
2019 елда кертелгән инвестицияләр күләме 100 млн сум булган.
Тик биредә хәзер кош ите, элеккеге кебек эшкәртелми, ә заманында 68 төрле продукция җитештерелә иде. Әзер түшкәләрне колбасага кушу өчен Пермь крае һәм Удмуртия ит комбинатлары сатып ала, ә халыкка тере кошлар сатыла.
Такыя кошчылык фабрикасына да инвесторлар бар, әмма алар банкротлык процедурасының тәмамлануын көтә.
Хаҗи сөт заводына килгәндә, аны шушы көннәрдә инвестор эшләтеп җибәрмәкче. Заводның җитештерүчәнлеге – көненә 20 тонна сөт. Биредә сөт, каймак, кефир, эремчек һәм башка төрле сөт ризыклары җитештермәкчеләр.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: