Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
икътисад
30 декабрь 2020, 14:00

«Транснефть – Урал» җәмгыяте 2020 елда 60 яшь белгечне эшкә алды

«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыяте 2020 елда югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучы 60 яшь белгечне эшкә алды.

Структур бүлекләргә Уфа дәүләт нефть техник университетын, Көньяк-Урал дәүләт университетын, Уфа дәүләт авиация техник университетын, Ерак Көнчыгыш бәйләнеш юллары дәүләт университетын, Уфа ягулык-энергетика көллиятен һәм Канаш транспорт-энергетика техникумын тәмамлаучылар эшкә килде. Яшь белгечләр предприятиедә хезмәт юлларын эшче һөнәрләреннән башлый. Болар: нефть продуктларын суырту станциясе операторы, товар операторы, трубопроводчы, электромонтер, лаборант.
«Транснефть – Урал» җәмгыятендә стажировка чорында яшь эшчегә остаз билгеләнә, стажировка узу планы төзелә. Болар барысы да тизрәк эшкә өйрәнергә, һөнәри яктан үсәргә булыша.
Предприятие кадрлар хәзерләүдә югары һәм урта уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә. Атап әйткәндә, идарә аппараты һәм компания филиалларының кадрлар хезмәте вәкилләре УДНТУ үткәргән профориентацион чараларда һәм вакансияләр ярминкәсендә катнаша. 2020 елда бу чаралар онлайн форматта узды.
Вуз студентлары «Транснефть – Урал» җәмгыяте үткәргән фәнни-техник конференцияләрдә катнаша, предприятие югары уку йортына матди-техник базасын ныгытуда булыша. 2016-2020 елларда университетка кафедраларны ремонтлауга, техник яктан тәэмин итүгә, лабораторияләр булдыруга, фәнни әдәбият чыгаруга 100 млн сумнан артыграк акча бүленде.
Бүген «Транснефть – Урал» җәмгыятендә 215 яшь белгеч эшли. Аларның 148е – УДНТУны тәмамлаучылар.
Моннан тыш, предприятиедә булачак яшь белгечләр белән дә эш алып барыла - 2020 елда «Транснефть – Урал» җәмгыятендә 100дән артык студент практика үтте. Диплом алды практикасын үтүче студентлар (болар УДНТУдан 44 студент һәм Төмән индустриаль университетыннан 7 студент) производство объектларын эксплуатацияләү буенча эшләрдә катнашты, төп технологик процесслар белән танышты, документлар белән эшләде, объектларда планлы эшләрне башкарганда катнашты, диплом проектларына материал туплады.
Тагын 50 студент (шул исәптән УДНТУдан 49 студент) предприятиедә производство практикасын узды: технологик процесслар һәм норматив-техник документация турында белешмә алды, оешманың корпоратив мәдәнияте белән танышты, курс эшләренә материал туплады.
«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыятенең җитештерү объектларында практика узганда практика җитәкчесе һәм остаз билгеләнә. Җаваплы белгечләр практика узучының эшен тикшереп тора, аңа эш урынында куелган бурычларын үтәргә булыша, консультация бирә һәм предприятиедә җайлашырга ярдәм итә.
Практика узган чакта коронавирус инфекциясен таратмау буенча бөтен таләпләр дә үтәлде, шәхси саклану чаралары кулланылды, социаль дистанция сакланды.
Реклама хокукында.
Читайте нас: