Быел ул гадәттәгечә үзәк район китапханәсендә күп кеше катнашлыгында түгел, ә онлайн форматта узды.
Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен дистанцион тәкъдим итте, ә жюри аларны зур экран каршында утырып бәяләде.
Хуҗабикәләр иҗади конкурста ярышты, кул эшләрен, кулинария өлкәсендәге сәләтләрен күрсәтте, көзге композиция төзеде.
Конкурста катнашучыларның барысы төрле номинацияләрдә бүләкләнде.