Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
конкурслар
11 декабрь 2020, 17:10

Краснокамалыларны бүләкләделәр

9 декабрьдә Халыкара бизнес атнасы кысаларында “Ел салым түләүчесе” республика конкурсында җиңүче оешмалар һәм эшкуарларны бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс 2019 елдан башлап оештырыла, аның максаты – салымнарны вакытында түләп баручы һәм эшләрен гадел оештыручы салым түләүчеләрне билгеләү.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров конкурста җиңүчеләрне котлады һәм, нәкъ шундый оешмалар социаль-икътисади үсешкә һәм тормышны яхшыртуга йогынты ясый, дип ассызыклады.
“Ел салым түләүчесе” республика конкурсында 26 салым түләүче җиңгән, алар арасында Краснокамадан ике вәкил бар.
«Гидровец» җәмгыяте (директоры Александр Алешков) 1 дәрәҗә диплом һәм лауреат исеменә лаек булды.
«Җылылык челтәрләре» җәмгыяте (директоры Айрат Мортазин) 2 дәрәҗә диплом һәм дипломант исемен алды.
Читайте нас: