Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
21 март 2020, 22:20

Русиягә килгән барлык кешеләр изоляцияләнергә тиеш

Тиешле карарга Русиянең Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова кул куйды.

Төбәкләр хакимиятләре Русиягә килгән барлык кешеләрнең ике атналык изоляциясен тәэмин итәргә тиеш. Тиешле карарны Русиянең Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова имзалады. Карар Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм мәҗбүри үтәлергә тиеш. Чара Русиядә COVID-19 коронавирусының таралуын тоткарлауга юнәлтелгән.

"Ростуризм" мәгълүматларына караганда, чит илләрдә әлеге вакытта бары тик оешкан туристлар гына да 100 меңгә якын кеше кала, өстәвенә, мөстәкыйль сәяхәт итүче кешеләр дә күп. Алар барысы да Русиягә кайтачак. Европада һәм башка илләрдә эпидемия таралу шартларында бу илдә COVID-19 таралу куркынычын дистәләрчә тапкыр арттыра.

Карар нигезендә, төбәкләр җитәкчеләре Европа илләреннән килгән яисә Европа аэропортлары аша транзит белән очкан кешеләрне изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш. Җитәкчеләр шулай ук COVID-19га тест үткәрүне тәэмин итәргә бурычлы.

Русиягә килгән кешеләр чит илдә булу вакыты һәм урыны турында кичекмәстән хәбәр итәргә, шулай ук тиешле төбәктә оештырылган "кайнар линия"гә элемтә өчен мәгълүмат бирергә тиеш. Сәламәтлеге начарланган очракта табибка барырга түгел, аны өйгә чакыртырга кирәк.

Чыганак: rospotrebnadzor.ru
Читайте нас: