Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Радий Фәритович Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе белән республика чигендә коронавирус инфекциясен йөртергә мөмкин кешеләрне урнаштыру өчен өстәмә ике обсерватор ачу бурычын да куйды. Шулай итеп республикада өч обсерватор булачак.
Киләсе дүшәмбедән хөкүмәттә атна саен үтә торган оператив киңәшмәдә катнашучыларның санын да 100дән 50 кешегә кыскарталар.
- Хәлләргә карап өстәмә чаралар да күрергә туры килүе ихтимал. Шуңа күрә республикада яшәүчеләрне барысын да аңлауларын сорыйм, - диде Радий Хәбиров.