Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
23 март 2020, 13:05

Якын арада җиде лаборатория ачылачак

23 марттан Башкортстанда яңа коронавирус чире йогуына тестларны тикшерү өчен тагын өч үзәк эшли башлаячак.

Бу лабораторияләр «Башкортстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге»нә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте көн саен үткәрелә торган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

- Анда тикшерелергә тиешле һәм дәвалаучы табиб карары буенча скринингта торучы сәламәт кешеләрнең биологик материаллары җибәреләчәк, - диде төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе. - Якын арада җиде лаборатория ачылачак.

Республика халкы белән эшләүче барлык транспорт йөртүчеләр һәм әлеге өлкә хезмәткәрләре өчен битлек кию тәртибен кертәчәкләр. Бу хакта шул ук брифингта Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Гилев хәбәр итте.
Чыганак: Башинформ
Читайте нас в