Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
24 март 2020, 11:20

Бердәм колл-үзәк эшли башлады

Башкортстанда «Бердәм Русия» партиясе төбәк бүлегенең коронавирус буенча халыкка мәгълүмат һәм консультация бирү буенча Бердәм колл-үзәге эшли башлады.

Аны “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча инфекция таралуга каршы республика штабы каршында эшләтеп җибәрделәр. Бүген, 23 мартта, 8-800-289-03 контакт номерына беренче шалтыратулар килә башлады.

“Бу гражданнар өчен бик кирәкле структура булачак. Республикада бу темага 12 "кайнар линия" эшли, әмма кешеләр еш кына мәгълүматны бер урында белергә тели һәм кая шалтыратырга белми” , — дип сөйләде “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренә караганда, Сәламәтлек саклау министрлыгының "кайнар линия"сенә иң еш сораулар больничный листларга түләү һәм рәсмиләштерү темаларына кагыла. Бүген республикада коронавирус белән зарарлану очраклары юк. Әмма көн саен Башкортстанга чит илләрдән меңләгән кеше килә. Халыкның төрле юнәлешләр буенча сораулары күп.

Колл-үзәк тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Белгечләр инфекцияне профилактикалау буенча сорауларга дөрес җавап бирү һәм кирәк булганда шалтыратуларны профильле министрлык һәм ведомстволарның "кайнар линия"ләренә күчерү буенча махсус укулар узды.

Аерым операторлар “Безнең кайгырту” проектында эшләячәк: ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә шалтыратып, яшьгвардиячеләр һәм “Җиңү волонтерлары” аша ярдәм күрсәтәчәк.
Читайте нас в