Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
24 март 2020, 14:30

Килеп җитте…

Башкортстанда да беренче тапкыр коронавирус йоктырган кешеләр турында билгеле булды.

Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

— Бездә Covid19 инфекцияле беренче өч авыру теркәлде. Без көткәнебезчә, икесе чит илдән килгән, тагын бер уфалы даими рәвештә Мәскәүгә йөргән. Барысы да изоляцияләнгән, аларның контактлары ачыкланган.

Алар регламентларга ярашлы эшкәртелә, без аларны диагнозлары раслаганчы ук гамәлгә керттек. Бу факт авыруның куркыныч янавы реаль икәнлекне күрсәтә. Саклык чараларын күрегез!

Чит илләрдән килүчеләр карантинга китәргә тиеш, аны бозу закон буенча эзәрлекләнә. Ресурсларыбыз бар, процесслар белән идарә итә беләбез. Инструкцияләрне төгәл үтәгез һәм барысы да яхшы тәмамланачак, - дигән ул.
Читайте нас