Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
28 март 2020, 10:40

Дөнья белән - вируска каршы

Без ничек әзер?

Термометр белән каршы алырга
Безнең Уфадагы баш предприятие Указ чыккан көнне үк боерык һәм шул Указдагы пунктларга ярашлы төзелгән чаралар планын җибәрде. Безгә махсус термометр сатып алырга, кергән җирдә пост куярга һәм бинага керүчеләрнең барысының да температурасын үлчәргә кирәк иде.
Әмма термометр сатуда юк, шунлыктан чаралар планының бу пунктын без үти алмадык. Аннары эшчеләр поста кизү торудан баш тартса нәрсә эшләргә, чөнки бу аларның һөнәри бурычына керми, һәм, ачыктан әйтсәк, куркыныч та.
Күрсәтмә агитация
Кергән җирдә, күренеп торган урында, коридорларда без коронавирус һәм аннан саклану чаралары турында мәгълүмат язылган плакатлар эләргә тиеш. Бу пункт
җиңел генә үтәлде. Мәгълүматны Роспотребнадзор сайтыннан алып була, анда инфографика рәвешендә аңлаешлы итеп бөтен мәгълүмат куелган, чыгарып аласы да, элеп куясы гына бар.
Битлекләр матурлык өчен түгел
Без килүчеләр белән эшләүче (реклама кабул итүче) яисә кешеләр җыелган җиргә чыгучы (журналистлар) эшчеләрне шәхси сакланау чаралары белән тәэмин итәргә тиеш. Сүз бүген сатуда булмаган битлек турында бара. Әмма монда кинәт башка килде: әгәр аларны «Агыйдел» оешмасы тегә икән, димәк, гади ательеда да тектереп була бит. Николо-Берёзовкада алар бар. Һәм менә – күп тапкыр куллана торган битлекләр әзер. Аларны бер кешегә ким дигәндә дүртне таратып бирергә кирәк, чөнки ике сәгатькә генә «чыдыйлар», аннары битлекне алыштыру зарур. Өйдә битлекне әйбәтләп юарга, кипкәч үтүкләргә кирәк. Шулай иткәч кабаттан кияргә ярый.
Тагын да килүчеләр белән эшләүче эшчеләр перчатка кияргә һәм баш киемендә булырга тиеш.
Йогышсызландыру уен өчен генә түгел
Чаралар планы буенча, кергән урында коридорда антисептик белән диспенсер торырга тиеш. Ләкин кибетләрдә тегесе дә, монысы да юк. Һәр хезмәткәргә берәр флакон хлоргексидин таратып чыктык. Аларын да көч-хәл белән эзләп таптык һәм соңгыларын алдык. Хезмәттәшләргә кешеләр янына чыгып кергән очракта һәм гомумән ике сәгать саен кулларына шуны сөртергә куштык.
Бүлмәләргә килгәндә, болай иттек - «Белизна» сатып алдык. Шөкер, анысы кибетләрдә бар әле. Хлор булса яхшырак та соң, тик сатуда ул юк. Хезмәткәрләр
килгәнче һәм ике сәгать саен җыештыручыбыз идәннәрне, баскыч култыксаларын, өзгечләрне, тәрәзә төпләрен «Белизналы» чүпрәк белән сөртеп чыга.
Моннан тыш, ишек тоткаларына хлорланган суда чылатылган чүпрәкләр (марляны сакчыл тотабыз, чөнки ул шулай ук сатуда беткән) урадык, аларны кипкән саен алыштырабыз.
Һәр эшчегә ике сәгать саен өстәл, урындыгын, оргтехникасын сөртеп торырга кушылды. Коридорда, фойеда һәм кеше күпләп җыела торган реклама кабул итүче бүлмәсендә сәгать саен хлорланган су сиптерәбез. Моның өчен бакчада куллана торган сиптергеч ярый.
Сәвит кибетен сагыну
Ничәнче көн йөрим инде, әмма район үзәгендә, безнекеннән тыш, хлорланган марля уралган ишек тоткаларын күрмәдем әле. Беренче чиратта бу эшне кибетләрдә эшләргә тиешләр иде – азык-төлек запасы эшләнгән булса да, халык аларга һаман да йөри. Мин хәзер сатучы азык-төлекне үлчәп биргән, ә сәнәгать товарын кулдан-кулга тапшырган совет үрнәгендәге кибетләргә йөрер идем. Хуҗалары үзебезнеке булган район үзәгендәге «Мечта», «Кама» кибетләрендә һәм авыллардагы сәүдә нокталарында әле дә шулайрак эшлиләр. Аларда сатучыларны һәм бүлмәләрне йогышсызландыралардыр дип ышанасы килә.
Супермаркетларда һәр сатып алучы азык-төлекне тотып карый: әле ала, әле куя, бигрәк тә җимеш һәм яшелчәләргә карата начар бу.
Карантин чорында санитария һәм гигиена кагыйдәләре таләп иткән тагын бер нәрсә – кергән урында хлорланган чүпрәк җәергә кирәк. Без моның өчен аяк киеме өчен аслык сатып алдык. Безгә керүчеләр кирәкмәгән әйбердәй аны атлап чыкмасыннар, ә чүпрәктә «яхшылап» таптансыннар иде.
Өйдә эшләүгә күчтек
Төбәк башлыгы Указына ярашлы, эшләре тормыш эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган хезмәткәрләрне өйдән эшләүгә күчерергә мөмкин. Дәүләт унитар предприятиесе җитәкчелеге безгә журналистларны ерактан торып эшләүгә күчерергә кушты. Шунлыктан район гәзите хәбәрчеләре һәм гомумән редакция белән элемтәне телефон аша һәм социаль челтәрләрдә тотабыз.
Ә бит халыкны җылылык, ут, су белән тәэмин итүчеләрне, нефтьче, газчылар, транспортчыларны, янгын сүндерүчеләр, полицейскийлар, медицина эшчеләрен,
азык-төлек кибетләре сатучыларын, даруханә эшчеләрен өйдә эшләргә җибәреп булмый. Әмма кәгазьләрен өйләрендә «кыштырдатып» утырырга мөмкин булганнар да аз түгел. Шөкер, телефон, электрон почта, мессенджерлар бар. Коллективта анык эш планын төзергә, аралашу чараларын һәм үзара бәйләнеш ысулларын билгеләргә кирәк. Һәм инде бер-береңә ышану зарур.
Килүчеләрне кабул итүне чикләргә
Коронавирус буенча киңәшләр гражданнарны кабул итүне чикләүне күзаллый. Судлар онлайнга күчүләре турында хәбәр итте инде. Русия почтасы кешеләрне почта бүлекләренә кирәксә-кирәкмәсә килмәскә, посылка һәм хатларны өйгә китерү шарты белән җибәрергә киңәш итә.
- Кешеләр агымы кимеми, төрле сораулар буенча киләләр, - диделәр район полициясендә.
Бар килүчеләрнең дә эше шулай кичектергесез микәнни? Хәлләрнең яхшыруын көтеп торырга була бит. Ә бит полицейскийларны өйдән эшләүгә күчереп булмый – мондый гадәттән тыш хәлдә тәртип сакларга кирәк. Әйдәгез, полиция хезмәткәрләренә карата сакчылрак булыйк, табибларыбызны да саклыйк. Поликлиникага планга ярашлы баруны, диспансерлаштыруны соңракка да күчереп буладыр.
Бу атнада безгә дә икенче катка керүне мөмкин кадәр чикләргә, ә хатлар һәм мөрәҗәгатьләр өчен бокс куярга куштылар. Килүчеләрне кабул итүне чикләүгә үпкәләмәскә кирәк. Бу атнада бу чикләүне үзебездә «татырга» туры килде – журналистыбызны Роспотребнадзорның Нефтекамадагы территориаль идарәсенә кертмәделәр, ә анда без коронавирустан шәхси саклану чараларын үзаллы эшләү турында мәгълүмат алырга теләгән идек. Беренче катка үзе дә юньләп бернәрсә дә белмәгән яшь кенә кыз төшкән һәм журналистны белүче кешеләр янына кертергә рөхсәт тә бирмәгән. Дөрес эшләгән дә, чөнки шулай тиеш. Ул безне кызыксындырган сорауларга җавапларны белергә вәгъдә иткән һәм телефон номерын язып алган. Безнең журналист материалны шулай әзерләде дә.
Без, өйдә эшләүгә күчтек һәм аркылы куелган урындык белән икенче катка менүне чикләдек. Килүчеләргә, безне аңлауларын сорап һәм хезмәткәрләребезнең телефон номерларын язып, плакат элдек. эшчеләребезнең телефон номерларын яздык.
Авыруларны һәм сәяхәтчеләрне өйләренә кайтарабыз
Коронавирус таралуына каршы тору буенча башлангыч чаралар планы нәрсәләрне күзаллый тагын? Температурасы булган яисә борын тартучы эшчеләр
һәм килүчеләрне кичекмәстән өйләренә кайтарырга. Кайтарып җибәрү генә аз, табиб чакыртканнармы, табиб нәрсә дигән – шуларны белеп тору мотлак.
Шулай ук якын арада чит илдән кайтучыларның самоизоляциягә китүен дә контрольдә тотарга кирәк. Бездә андый байлар һәм аңсызлар юк. Сездә бармы?
Ирина Вәлиева
Читайте нас в