Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
29 март 2020, 20:40

Чит илдән кайтучыларны тикшерә башладылар

Район поликлиникалары коронавирус таралу нәтиҗәсендә халыкка диспансерлаштыру үткәрүне туктатты. Моннан тыш, авыруларны планга ярашлы дәваханәгә салу туктатылган.

ОРВИ билгеләре белән килүчеләрне Николо-Березовка авылы поликлиникасының беренче катында аерым кабинетта кабул итәләр. Картларның өйләренә баралар. Прививкалар календаре буенча тиешле прививкаларны ясыйлар.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә чит илләрдән кайтучы кешеләрне, самоизоляция тәртибен саклау-сакламауларын ачыклар өчен, яшәгән урыннары буйлап йөреп чыгу турында карар кабул итте.
Районда республика Башлыгының карарына тыныч карыйлар. Район хакимияте башлыгы боерыгы нигезендә коронавирус инфекциясен кисәтү һәм кертмәү буенча оператив штаб төзелгән. Аның каршында район хакимияте, социаль хезмәтләндерү, эчке эшләр органнары, янгыннарны кисәтү үзәге һәм Роспотребнадзор вәкилләреннән торган мобиль эшче төркем оештырылган.
Шул төркем өйләр буйлап йөри, кешеләрнең карантинны ничек үтәвен тикшерә.
Чит илләрдән кайтучылар 14 көн дәвамында өйләрендә торырга тиеш. Республика Башлыгы карары буенча, карантинда утырырга тиешле кешеләр эштә булган очракта мәгълүматны эш бирүчегә җибәрәчәкләр.
Төньяк-көнбатыш районара мәшгульлек үзәгенең Краснокама районы буенча бүлеге начальнигы Илсөяр Ганиева әйтүенчә, районда 30 кеше карантинда булырга тиеш.
Читтән кайтучыларны өйләренә йөреп тикшерү бөтен республика буенча дәвам итәчәк.
Фирүзә Нигъмәтуллина
Читайте нас