Билгеле булуынча, сатучы моңа кадәр чит илгә барып, кире әйләнеп кайткач, үзен тикшермәгән, ә шунда ук гадәти эшчәнлегенә керешкән. Бүген аның «яңа коронавирус йогышы» дигән диагнозы расланган. Ул Магнитогорскида дәваханәдә ята.
Брифингта бу базарда 37нче урында сатып алган кешеләргә үз-үзләрен тиз арада изоляцияләүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Авыру билгеләре булган очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге сатучыдан азык-төлек сатып алучылар үзләре турында Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә хәбәр итәргә тиеш (8 347 286 58 27, 8 347 279 91 20).