Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
29 март 2020, 17:43

Нигә сатучылар әле дә битлекләрдә һәм перчаткаларда түгел?

Хәзер, короновирус таралу куркынычы чорында, бар җирдә дә санитария һәм гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Һәм иң беренче, кешеләр күпләп җыелган җирләрдә. Азык-төлек, төзелеш һәм хуҗалык товарлары кибетләре, зоокибетләр, даруханәләр нәкъ шундый урыннарга керә.

Даруханәләргә сүз тидереп булмый. Аларда электән дә сатып алучыларны битлекләрдә, кайвакыт перчаткаларда да хезмәтләндерәләр иде. Ә кибетләргә карата моны әйтеп булмый.
Шушы көннәрдә Куеда ит комбинаты кибетендә сатып алучы миннән, хәтта битлек кайдан алдыгыз, дип кызыксынды. Мин, алар сатуда юк, үзебезнең хезмәткәрләр өчен ательеда тектертеп алдык, дидем.
Ә менә Николо-Березовканың «Мастер» кибетендә кичә, 28 мартта, сатучылар сатып алучыларны битлекләрдә һәм перчаткаларда хезмәтләндерә иде. Ә безнең фотода - Яңа Мошты авылында кибет хуҗасы Фәридә Нәбиева. Ул сатып алучыларны менә шулай каршы ала. Битлек артыннан аның мөлаем йөзе күренмәсә дә, сатып алучыларына хөрмәтен аларның сәламәтлеге турында кайгыртуы белән белдерә ул.
Хезмәткәрләре халык белән аралашкан эш бирүчеләрнең барысы да, аеруча кибет хуҗалары, үзләренең хезмәткәрләре турында кайгыртырга тиеш дип исәплим. Бу аның кул астында эшләүчеләрнең генә түгел, барлык кешеләрнең дә сәламәтлеге турында кайгырту бит. Алла сакласын, яңа вирус йоктырган сатучы азык-төлеккә төчкереп җибәрсә, йогышлы авыруны өенә "алып кайтып", сатып алучылар да зарарлана, өйдәгеләренә дә йоктыра. Менә шулай вирус тарала да инде...
Бу көннәрдә кибетләрдә һәм базарларда күпме йөрсәм дә, беркайда да кулына чүпрәк тоткан кешеләрне күрмәдем: бүлмәләр дезинфекцияләнми, киштәләр, үлчәүләр эшкәртелми. Ишек тоткаларына да хлорлы чүпрәк уралмаган.
Сатучыларны шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин итмәгән һәм алардан ике сәгать саен дезинфекция ясауларын таләп итмәгән эшкуарларны мин бүген җавапсыз кешеләр дияр идем. Мин үзем, мәсәлән, сатучылар сакланган урыннан гына нәрсә дә булса сатып алыр идем. Әйдәгез без дә, хөрмәтле сатып алучылар, тәртипкә өйрәник һәм бер-беребезне дә шуңа өйрәтик.
Ирина Вәлиева.
Читайте нас в