Бүген республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән брифингта халыктан коронавируска кагылышлы килгән бик күп сорауларга җавап бирде белгечләр. Килгән сорауларның күбесе социаль челтәрләрдә таралган Уфага керү-чыгу юлларын ябу турында иде. Чарада катнашучылар бу хәбәрнең ялган булуын әйтте.